Сезгә тиеш әле бик күп язлар
Арчада Хәния белән Данил Рәхимбаевлар җәяү йөрергә ярата һәм алар кая барсалар да бергә. Сәхнәдә дә аерылмыйлар. Хәния апа “Чишмә” ансамблендә җырласа, Данил абый гармунда уйный.
Данил абыйга 75 яшь. Хәния апа белән бергә яши башлау- ларына 50 ел. Юбилейлары уңаеннан мин аларның өйләрендә булдым. Кызлары Фәния Гыйззәтуллина да йөгереп килеп җитте. Кызлы ана бәхетле инде, дип уйлап куям. Өстәл уртасындагы матур самоварны сөеп караганны сизеп, “Кичә балалар җыелышып килеп керде, бүләккә самовар калдырып киттеләр”, — ди Хәния апа куанып. Данил абый гармунын тартып җибәрде...
Типсен йөрәк, сүнмәсен дәрт,
Дәртлеләргә якты юллар бар. (“Кара урман”)
“Гармунчы хатыны булулары рәхәтме?” — дип сорыйм Хәния ападан. Ә ул елмаеп: “И–и, җаным, — дип яратып әйтеп куйды. — Безнең әни шундый йомшак телле булды, “җаным” дигән сүзне гел әйтер иде”.
Алар икесе дә Мөндеш авылыннан. Данил армия- дән ялга кайткач, кич утырганда күреп ала яшь кызны. Шул кичтән аларның дуслыгы мәңгелеккә уела.
— Кар төшкәч, кошевка белән алып кайттым мин Хәния апагызны, — ди Данил абый. — Безнең әниләр (Шәмсезөһа, Мәрвәрбикә) дус, сердәшләр иде.
Авылдан Арчага 1967 елда күчеп киләләр. Хәния авылда терлекчелектә, кибеттә эшли, Арчада промкомбинатка урнаша. Тегүче һөнәре тормышта да ярап куя. Балаларга (Дамир һәм Фәния) берсеннән–берсе матур киемнәр тегеп кидерә. Ә Данил тракторда, юллар төзи.
— Таңнан чыгып китәр, төнлә кайтып керер иде, — дип искә ала Хәния апа.
— Юл оешмасында 13 җитәкче белән эшләдем, 14нчесе Альберт Сәфиев лаеклы ялга озатты, — дип сөйли Данил абый. — Арчадан чыккан барлык юл минем кул аша узды.
— Ә мин промкомбинатта 31 ел эшләдем, энә белән җир казыдым, — ди Хәния апа. — Толыпка кадәр тектек.
Аларның тырыш булуларын бер кочак Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, юбилей медальләре әйтеп тора. Данил абый “Районның иң яхшы тракторчысы” дигән исемнәр алып эшләгән кеше.
Данил әтисе Нотфулла сугышка киткәндә 11 айлык кына булып кала. Әтисе сугыштан кайтмый. Малай иртә эшкә җигелә. Гомере буе авыр хезмәт башкарырга туры килә аңа. Һәм үкенми. Эшсезләрне, ялкау- ларны аңлый алмый ул. “Бу эшсез кеше нишли икән?” — дип аптырый. Ә Хәния апаның әтисе Муллаәхмәт сугыштан исән–сау кайта. “Мөндешнең бөтен йортын салган кеше ул, балта остасы иде. Үзе эшли алмагач, өйрәтеп кенә тор, диеп, капка төбендә утыртып кына тордылар”, — ди Хәния апа. Ул үзе дә эшсез тора алмый. “Минем әти, син, кызым, судагы балык өчен дә борчыласың, дип әйтер иде, тиктормас булганга җиңел гәүдәледер инде мин”, — ди ул.
Каршыларында гына Шәрык мәчете. Данил абый мәчеткә дә күз-колак булып тора. Кызлары Фәния Арчаның 10нчы балалар бакчасында тәрбияче, уллары Дамир “Арча сөт комбинаты”нда су цехы житәкчесе. Киленнәре Алсу район балалар китапханәсе мөдире, кияүләре Наил район газ куллану хезмәтендә мастер булып эшли.
Тәрәзә төпләре помидор үсентеләре белән тулган. Тиздән бакчада күңелле мәшәкатьләр башлана. Өйдә чисталык хөкем сөрә, барлык уңайлыклар да бар, җылы, рәхәт.
...Данил абый гармунына үрелде. Аларның парлап җырлый торган җырлары бар.
Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә... (“Зөләйха”)
Ә мин Хәния апа белән Данил абыйга бары тик бер теләк телим: хөрмәтле ветераннар, сезгә тиеш әле бик күп язлар, бик күп назлар!
Румия Надршина