Рәшидә апа Наил абыйны юксына
Шундый кешеләр була, алар арабыздан киткәндә дөньяның бер кырые кителгән кебек. Түбән Мәтәскәдә яшәгән хәбәрчебез Наил абый Зариповның быел февраль башында үлү хәбәрен ишеткәч тә ничектер моңсу булып китте. Хезмәттәшләребез белән аның турында берәр язма әзерләргә кирәк әле дип тә сөйләшеп алдык. Моңа җай да чыкты — 5 апрельдә аның тормыш иптәше, гомерлек юлдашы Рәшидә апага 90 яшь тулды. Рәшидә апа турында язганда Наил абыйны ничек читтә калдырасың инде?
Рәшидә апа үзен котларга район башлыгы Илшат Нуриевның килүенә аеруча шатланды. Ара–тирә: “Наил исән булса Сез килгәнгә ничек куаныр иде!” — дип кабатлады. Шул вакыт күз алдына елмаеп торучы Наил абый үзе килеп баскандай булды. Чын күңелдән куана белә торган кеше иде шул ул. Газетада шигырьләре, язмалары басылганга сабый балалардай шатланыр иде!
Наил абыйның язмаларын без үзебез дә көтеп ала идек. Аларга тирән мәгънә салынган, аларда тотып ала, күңелләрне кузгата торган орлык бар. Бу кеше укыган булса кем булыр иде икән, дип тә әйтеп куя идек. Төп һөнәре тимерче иде аның. 80 яше тулганчы шунда эшләде, тимерче һөнәре үзе дә иҗади һөнәр бит ул.
Наил абый безнең балачакның аерылгысыз юлдашы булган “уфалла” арбасын тарткан мин күргән иң соңгы кеше булгандыр. Җәй башыннан көзгә кадәр шуңа печән төяп ташыды ул. Аны күреп үткәндә ничектер рәхәт булып китә иде. Ул исән вакытта сыерны да бетермәделәр.
Күпләр өчен бу шигъри җанлы кеше сәер дә тоелгандыр. Бер көнне иртүк “уфалла”сын тартып авылдан чыгып бара бу. Кибет янында бер төркем яшьләр бәйләнешеп маташа. Берәү булса тизрәк таю ягын карар иде. Наил абый, самими кеше, болар янына килеп үгет–нәсыйхәт бирмәкче була. Өлкән кешене тыңларга тиешләр, дип уйлагандыр инде. Ә тегеләр дошманлыкны онытып бабайга ташлана.
Наил абыйның кызлары аның иҗат җимешләрен кадерләп саклыйлар, шигырьләрен район башлыгы барында да укып күрсәттеләр. Аларны китап итеп чыгарганда да начар булмас иде.
Рәшидә апа да үз гомерендә күпне күргән. Чиканас авылында туган кыз 14 яшендә колхозда эшли башлый. Башлангыч сыйныфларны гына тәмамларга туры килә аңа. Сугыш елларында урман кисә, окоп казый. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Наил абый белән өч бала үстерәләр.
Илшат Габделфәртович Рәшидә апаны юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Ильяс Фәттахов