Арчалылар Буада

2016 елның 8 апреле, җомга

Арчалылар Буада

Буа дәүләт драма театрын белмәгән кеше юктыр. Аеруча юмор яратучыларга таныш ул. Арча якларына да еш килеп чыга. Казан телевидениесендә барган “Тамак” юмористик сериалы аша да таныш.

Ни уңайдан әле Буа театры турында сүз чыкты, тагын Арчага киләләрме әллә, диярсез. Юк, бу юлы “Җидегән чишмә” Арча халык театры Буага барып чыгыш ясады.

Буа дәүләт театры Буа шәһәрендә оешканга 100 ел тулуны “Театраль Буа — 2016” театр айлыгы белән билгеләп үтте. Биредә ай дәвамында төрле төбәкләрдән килгән дәүләт театрлары чыгыш ясады. Алар арасында Татарстаннан данлыклы Галиәсгар Камал исемендәге академия, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт, Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар, Минзәлә, Әтнә, Яр Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Мәскәү, Димитровградтан, Пенза, Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Чувашия, Мордовия, Удмуртия Республикаларыннан дәүләт театрлары бар иде. 20гә якын коллектив 27 спектакль күрсәткән.

Һәм шушы коллективлар белән беррәттән әлеге мәртәбәле фестивальдә “Җидегән чишмә” Арча халык театры коллективы да чыгыш ясады! Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев Арчага килгән җиреннән режиссер Рафис Сәләхетдиновны күреп, махсус чакырып киткән.

Искиткеч матур бинада урнашкан Буа дәүләт драма театры. Тыштан гына түгел, эчке яктан да. Тәртип, чисталык, матурлык күзләрне чагылдыра. Хезмәткәрләрнең якты йөзләре күңелгә рәхәтлек бирә. Мишәрләрне усал, дибез. Без үзебез кимен куябызмы? Ачык йөзле, бик кунакчыл халык яши икән биредә. Кая барма, якты чырай, тәмле тел. Ә тамашачысы...

– Ай буе көн саен спектакльләр куелды. Һәрберсендә 200 урынлы тамаша залы туп–тулы иде, – диделәр театр хезмәткәрләре.

Арчалылар буалыларга башкорт драматургы Ибраһим Абдуллинның “Айсылуның айлы кичләре” спектаклен тәкъдим итте. Тамаша барышында кул чабып карадылар, соңыннан бик озак сәхнәдән җибәрмәделәр үзләрен.

– Бу айда Буабыз театраль “башкалага” әверелде, дисәм, ялгышмам, – диде спектакльдән соң тамашачы каршына чыгып Раил Садриев. – Нинди генә театрлар чыгыш ясамады. Халык театрлары арасында сез бердәнбер. Ни өчен сезне чакырдым? Мин үзем дә халык театрыннан килгән кеше. Шуңа сезне, нәкъ менә Татарстанда инде танылырга өлгергән арчалыларны үзебезнең тамашачыларыбыз белән таныштырырга булдым. Һәм сез минем ышанычымны акладыгыз. Безнең Буа театр сөючеләре бик таләпчән. Ошамаса, алар кул да чапмый. Ә сезгә әнә нинди алкышлар.

Раил Садриев Арча халык театры коллективына диплом тапшырды, иҗади уңышлар теләде һәм гастрольләргә көтеп калуын белдерде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International