Татар мохитле мәктәп

2016 елның 8 апреле, җомга

Татар мохитле мәктәп

Арчаның 10нчы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменең ачык дәресенә 3нче мәктәп-бакчасының тәрбиячесе Адилә Сабирова да килгән иде. Ул 3нче мәктәп турында сөйләде. “Балагызны татар мохитендә укытырга теләсәгез безгә килегез”, — дип мөрәҗәгать итте ул әти-әниләргә.

Менә мин Арчаның 3нче мәктәп–бакчасында. Мәктәпкә әзерлек төркемендә Адилә Сабирова, Ләйлә Нәҗметдинова, татар теле тәрбия- чесе Гөлназ Йосыпова һәм музыка җитәкчесе Милена Мөхәммәтьярова Нәүрүзне әзерләгәннәр. Милли киемнәр кигән балалар бүләкләр эленгән колга тотып, зуррак сыйныфларда укучы малайлар гармун уйнап, бүлмәдән бүлмәгә кереп, Нәүрүз бәйрәме белән котлап, матур теләкләр әйтеп, җырлап-биеп, йомырка, ярмалар җыйдылар. Ашханә пешекчеләре янына да керделәр, нәниләр төркемендә, 1нче сыйныфларда да булдылар, укытучыларга да бәйрәм рухы алып килделәр.

Бирсәң әгәр өч йомырка,

Тавыгың салыр 100не!

Соңыннан концерт залына җыелдылар. 1 сыйныф укучылары һәм бакчаның кечкенәләр төркеме тамаша карарга килде.

Ә иң әһәмиятлесе – бәйрәм татар телендә барды. Бәйрәмне алып баручылар Адилә Сабирова белән Гөлназ Йосыпова Нәүрүзне балаларга аңлаешлы итеп төшендерә алдылар. Янәсе безгә язны иң беренчеләрдән булып җылы яктан кайткан кара каргалар канатларына ияртеп алып киләләр. Шуңа күрә безгә каргаларга рәхмәт әйтеп, аларны ярма–боткалар белән сыйларга кирәк. Балаларны гаҗәпләндереп Кыш бабай да кунакка килде. Хәер, аның исәбе бәйрәм итү түгел, ә Яз белән тартышу иде! Ике ел фасылы көчләрен сынаштылар, Нәүрүз кызына барлык балалар да кушылгач, Кыш бабай биреште... Ә шулай да ачуланмады, Нәүрүз белән килеште һәм көч туплап тагын киләм әле мин, дип китеп барды. Бәйрәм дәвам итте. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде, төрле уеннар уйнады. Иң кызыгы шунда – рус телле балалар да татарча шигырь сөйләде. Чын татар телендәге бәйрәм булды ул!

Әле менә кичә генә 1–4нче сыйныф укучыларының фәнни–тикшеренү конференциясе булды. Балалар төрле тема буенча эшләгәннәр. Музейлар, милли ризыклар, ипекәй, сәламәт тешләр, чиста куллар... — 10 төрле проект. Укучылар үз темалары буенча эзләнгәннәр, хәтта стоматология клиникасына, музейларга, хастаханә лаборатория- сенә кадәр барганнар.

Соңыннан 3нче мәктәпнең директоры булып яңа эшли башлаган Люция Фатыйховага барыбызны да кызыксындырган сорауларны бирдем.

— 3нче мәктәп нинди мәктәп ул? Алга таба нинди юнәлеш алачак?

— Максатыбыз — телләр юнәлешендә эшләү, баланы төрле яктан мәгърифәтле, мәдәни итеп тәрбияләү, мәктәптә татар мохите тудыру, — дип сөйләде Люция Рәшидовна. — Дөньяви тел — инглиз теленә дә өстенлек бирәбез. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да инглиз теле өйрәтәбез. Мәктәптә гарәп теле түгәрәкләре эшли. Матур идеяләребез күп. Шунысы сөендерә: мәктәпкә укырга килергә теләүчеләр күп.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International