Чисталык – үзебез өчен
Тагын яз җитте. Яз табигатьнең иң матур чоры булса да, аның үз мәшәкатьләре дә җитәрлек. Иң беренче булып җир кардан арыну белән язның бөтен гүзәллеген бозып, кыш буе кар астында яшеренеп яткан чүп–чар башын калкыта.
– Яз башында гына түгел, ел әйләнәсендә без санитария–экология торышын карап торабыз. Икеайлык ул кыштан чыккач тирә–юнебезне тәртипкә китерү өчен игълан ителә, – ди Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Радик Шаһиәхмәтов. – Соңгы вакытта чүпне урамга чыгарып ташлау, елгаларга илтеп түгү кебек күренеш- ләр кимеде.
Чыннан да, алдагы көндә фоторәсемгә төшерү максаты белән Арча шәһәре Вахитов урамындагы чишмәләр янында булдым. Быел, әлегә кадәр аларга кул тигәне булмаса да, тирә–юньнәре чүпкә батмаган иде. Әйе, соңгы елларда чистарту буенча башкарылган эшләр нәтиҗәсез булмаган. Халык үзе яшәгән шәһәр, авылны тәртипкә китерүне үзе өчен кирәк булуын аңлаган. Чүп–чарны кая туры килә, шунда илтеп түгү кебек начар гадәт тә (дөрес, бөтен җирдә дә түгел әле) онытыла башлаган. Әмма барыбер язын бер чистарынып алмый булмый.
Шуны күздә тотып, 1 апрельдән районда санитария–экология икеайлыгы игълан ителде. Бу көннәрдә хезмәт коллективларына, мәктәпләр, уку йортларына өмәләр оештырырга, тирә–юньнәрен тәртипкә китерергә туры киләчәк. Хакимияттә район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә дә Арча районында санитария–экология торышын яхшырту буенча сүз алып барылды.
– 31 майга кадәр барачак икеайлык буенча төрле чаралар билгеләнде, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин. – Бу чорда парк һәм скверларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, чишмәләр, ял, сәүдә итү урыннарын, су саклау зоналары, зиратларны, автомобиль һәм тимер юл кырыйларын, автобус тукталышларын, авыл хуҗалыгы объектларын тәртипкә китерү буенча эшләргә кирәк булачак. Шулай ук агачлар, чәчәкләр утырту, аерым торган агачларны коймалап алу, җимерелгәннәрен төзекләндерү, буяу да шушы икеайлыкта алып барылачак. Арча шәһәре, авыл юллары, тротуарларны төзекләндерү, юл билгеләре кую (Арчада гына 172 юл билгесе кую планлаштырыла), мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре яннарындагы ясалма тигезсезлекләр булдыру һәм чисталыкка кагылышлы башка эшләр дә көн кадагындагы мәсьәләләргә керә.
Бу көннәрдә оешмалар, учреждениеләр, уку йортлары, мәктәп коллективлары өмәләр оештырып кына калмаячак, юлчылар, “Жилкомбытсервис” ширкәте хезмәткәрләренә дә зур күләмдә эш алып барырга туры киләчәк.
– 400дән артык контейнер бар инде. Кайберләре яңартылачак, шул ук вакытта шәһәрдә 30лап яңа контейнер куелачак, – ди “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов.
Тик халык чүп–чарны шул контейнерларга салырга кайчан күнегеп бетәр икән? Кайбер урыннарда контейнер буш тора, ә тирә–юне чүп белән тулган була. Кайвакытта машиналар белән алып килеп, контейнер янына аударып китәләр. Күп чүп җыелган очракта “Жилкомбытсервис” ширкәтенә генә хәбәр итәргә кирәк, зур бункерларга кадәр куя алалар бит. Йөк машинасы белән турыдан–туры полигонга илтү мөмкинлеге дә бирәләр.
– Икеайлыкта без массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, административ комиссия һәм чисталык өчен көрәшүче оешмалар вәкилләре белән даими рейдлар оештырачакбыз. Шулай ук самолетта очып йөреп тә тикшерәчәкбез. Беренче чиратта чүплекләр, оешма, предприятие, авыл хуҗалыгы объектлары тирәләренә игътибар итәчәкбез, – ди Радик Шаһиәхмәтов.
Ә кагыйдәләрне бозучыларга карата кайтгый чаралар күреләчәк, беркетмәләр төзелеп, эш административ комиссия утырышында каралачак. Иң яхшысы, бәйләнер урын калдырмаслык итеп вакытында чистарынырга кирәк. Чөнки штрафлары кечкенә түгел.
Безнең Арча ягы зур чаралар алдында тора. Тукайның 130 еллыгы, Бөек Җиңү бәйрәме. Милли бәйрәмебез Сабантуйга да бик күп кунаклар киләчәк. Алар алдында даныбызны һич төшерергә ярамый.
Гөлсинә Зәкиева