«Мәрхәмәтлелек атнасы» акциясе

2016 елның 9 апреле, шимбә

«Мәрхәмәтлелек атнасы» акциясе

         4 апрельдән 10 апрельгә кадәр районыбызда “Мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе оештырылды.

         Бу атна дәвамында мәктәпләребез укучылары ветераннарыбыз һәм тыл хэзмәткәрләре янында булдылар. Көчләреннән килгәнчә ярдәм оештырдылар: йорт тирәләрен җыештырдылар, карлар көрәделәр. Шул ук вакытта  мәктәп хәбәрчеләре ветераннар турында мәгълүмат тупладылар.  Өлкәннәрнең  тормыш юлы һәм язмышлары турында ишеттеләр, фотолар карадылар.   

          Мондый очрашулар өлкәннәребезнең дә, укучыларның да күңелләрендә матур эз калдырды. Укучыларыбыз мархәмәтлелек акциясе кысаларында тимурчылык хәрәкәтен  тагын да дәвам итәргә булдылар.

          Игелеклелек кылып кемнедер шатландыруың белән үзең дә сөенечле хисләр кичерәсең, күңел канәгатьләнүе дә аласың. Мондый чаралар  олыларга ихтирам хисен арттыра, ярдәмчел булырга, бердәмлеккә өйрәтә, күмәк эшкә өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International