Халык язучысы Гариф Ахунов һәм Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Бәдри улы Хәстиевка мемориаль такта ачу тантанасы

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Казанбаш мәктәбе – бай тарихлы мәктәп. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында төрле һөнәр ияләре, танылган шәхесләр бик күп. Алар арасыннан Казанбаш мәктәбендә белем алган Гариф Ахунов, Мирбат Бәдриев, укытучы һәм завуч булып эшләгән Мөхәммәт Мәһдиев исемнәрен аерып әйтергә мөмкин. Мәктәп музеенда  алар турында истәлекләр тупланган. 9 нчы апрель көнне  мәктәптә Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Халык язучысы Гариф Ахунов һәм 33 ел “Известия” колхозы рәисе булып эшләгән Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Бәдри улы Хәстиевка мемориаль такта ачу тантанасы булды. Бәйрәмдә язучының кызы – Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Наилә Ахунова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Салихов, язучы,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил, Ш.Маннур, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләр иясе Ләбиб Лерон, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова һәм Державин премияләре лауреаты Левадная Ольга Георгиевна, Арча районара “Йөрәк-кан тамырлары” үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган  табибы Хәстиев Ринат Мирбат улы, Арча район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе Камалов Ришат Ринат улы, урынбасары Шәфигулла Зәйнулла улы Гарипов, Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Кәлимуллина Зөлфия Риф кызы, Арча мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы, Казанбаш мәктәбендә эшләгән пенсионер укытучы Хәстиева Римма Бәдри кызы, Казанбаш авылының имам хатибы  Марданов Корбангали Сөләйман улы   катнашты. Тантанада килгән кунакларның истәлекләре  укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Гариф Ахунов һәм Мирбат Хәстиев турында фильм үткәндәге хатирәләрне яңартты. Наилә Ахунова, Мирбат Хәстиевнең улы Ринат Мирбатович әтиләренә кагылышлы истәлекләре белән уртаклаштылар. Мирбат Бәдри улы рәислек иткән чорда колхозда эшләгән хезмәттәшләре, туганнары, авылдашларының да әйтер сүзләре күп иде. Бу ике олы шәхес турында һәр кеше авызыннан бары җылы сүзләр әйтелде, аларны хөрмәтләп, сагынып искә алдылар. Озак еллар район башкарма комитетында эшләгән Ринат ага Фазлыйәхмәтов  сүзләре тирән мәгънәгә ия: “Гариф Ахунов һәм Мирбат Хәстиев икесе дә тормышта гадел, туры сүзле, тыйнак иделәр, фикерләре, дөньяга карашлары бертөрле иде. Бүгенге чара бу ике олы шәхескә хөрмәт кенә түгел, милләтебезне барлау дәресе булды.”  Гариф Ахунов, Мирбат Хәстиев кебек шәхесләрнең исемнәре тарих битләрендә лаеклы урын алулары Казанбаш авылы халкы өчен зур горурлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International