КПРФның Арча районы коммунистлары гомуми отчет-сайлау җыелышы үткәрде

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

2 апрельдә КПРФның Арча районы коммунистлары гомуми отчет-сайлау җыелышы үткәрде. Анда Татарстан рескомы вәкилләре Евгений Андреев һәм Алексей Серов катнашты. Алар үз чыгышларында Арча райкомы эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр, бурычлар билгеләделәр. Арча райкомының беренче секретаре итеп кабат Нурия Хәкимова сайланды. Шунда ук КПРФның Татарстан бүлекчәсе конференциясенә делегатлар да сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International