Горурланам Арчам белән
Узган атнада Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы якташлар очрашуы үткәрде. Матур традициягә әверелгән бу чара елдан–ел популярлаша бара. Быел ике кич дәвамында тормышы Арча ягы белән бәйле булган якташларыбыз театр бинасында очрашты. Шул уңайдан биредә “Шүрәле–Былтыр маҗаралары” исемле театральләштерелгән концерт булды.
Безнең арчалылар аны оештыруга искиткеч зур көч куйган иде. Хәер, элек–электән һәр яктан дан казанып килгән Арча төбәге республика гына түгел, район күләмендә үткәрелгән чараларга да шулай җаваплы карарга күнеккән. Без бит Арча яклары!
Очрашуга килгән кунакларны (Арча төбәгеннән чыккан танылган шәхесләрне генә түгел, гап–гади тамашачыны да) милли киемнәрдән гүзәл татар кызлары чәк–чәк белән каршы алды, егетләр татар моңнарын сузды. Ә безнең татар көе бии белмәгәнне дә биергә өйрәтә. Шундый яшь, матур кызлар чакырганда кем тыныч кына басып тора алыр икән? Әнә шулай фойедан ук бәйрәм тантанасы эченә кереп чумды тамашачы.
Икенче катта аларны тагын сюрприз көтә иде. Арча үзәк китапханәсе, “Казан арты” тарих–этнография музее, Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей– комплексы һәм сәнгать мәктәбе әйтеп бетергесез бай күргәзмәләр оештыр- ган. Һәрберсе тулы бер татар дөньясы, Арча төбәге тарихын үз эченә алган.
– Бер күргәзмәне Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Тукай премиясе ияләре булган якташларыбыз Диас Вәлиев, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов, Гариф Ахуновка багышладык, – диде “Казан арты” тарих–этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов.
Арча үзәк китапханәсе һәм аның каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе шунда ук әдәби мәйданчык үткәрде.
– Безнең үзебезнең бик матур әсәрләр иҗат итүче үзешчән шагыйрь- ләребез, язучыларыбыз бар, – диде “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйз- рахманова. – Алар катнашында районда менә шундый әдәби мәйданчыклар гөрләп барды.
Бу көнне дә үзешчән шагыйрьләребез Фәрхат Зыятов, Хәсибә Гатауллина, Факия Шәрәфетдинова үзләре язган, ә укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде. Утар Аты мәктәбенең татар теле укытучысы Зөһрә Касыймова аны күңелгә ятышлы итеп алып барды.
– Мин үзем Колачы авылыннан, – диде өлкән яшьтәге Мөршидә Галиева. – 1948 елда авылдан чыгып киткән идем инде. Ирем белән (ул нефтьче иде) Сахалин якларында да, Башкортстанда да, Бакуда да яшәдек. 1957 елда Казанга кайтып төп- ләндек. Колачыда нигезебез исән, зиратка, мәчеткә кайтып йөрибез. Ул мәчетне минем кызым Мөслимә (“Бәхетле” челтәре җитәкчесе Мөслимә Латыйпова) салдырды. Якташлар очрашуына ел да киләм мин. Үземнең туган ягыма кайткандай булам.
Килене белән килгән иде ул очрашуга. Анысы бөтенләй Габдулла Тукай торган авылдан булып чыкты.
– Казанда тусам да, ел да җәен Яңа Кырлайга кайта идем. Авыл һавасын сулап, урманнарында җиләкләр җыеп, Сабантуйларында катнашып үстем, – диде ул. – Тик хәзер туганнарның барысы да Арчага килеп төпләнде. Төп нигездә чит кешеләр яши.
– Ә мин Югары Мәтәскәдән. Авылны керүгә бик матур бизәлгән капкалы йорт бар. Менә шул минем туган нигезем, – диде Ризван Йосыпов. – 1987 елда чыгып киткән идем. Сирәк кайтыла шул авылга. Якыннарымны очратмаммы дип килдем бүген бу очрашуга. Менә тәэсирләнеп балалар чыгышын тыңлап тордым. Искиткеч талантлы алар хәзер.
– Мондый чаралар оештыру бик яхшы. Горурланам мин Арчам белән. Арча белән Казан арасы ерак булмаса да, әйтергә дә оят, сирәк кайтыла шул туган якларга. Туганнарны туплап торучы әти–әни күптән вафат, нигездә читтән кайткан кешеләр яши. Елга бер зиратка кайтып киләбез инде. Менә биредә үзем шикелле үк бакча башындагы кебек Арчага кайтырга вакыт таба алмый интеккән авылдашларымны очраттым әле. Рәхәтләнеп аралаштык, – диде Биктаһир Камалов.
Якташлар очрашуы сәхнәдә дәвам итте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.
– Сезне бу залда күрүебезгә чиксез шатбыз, – диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп. – Без сезне сагынып көтәбез. Фикерләрегезне ишетәсе килә. Һәрберегезне хөрмәт итәбез, һәрберегезнең фикере безнең өчен кадерле.
– Елдан–ел күбрәк җыеласыз. Шулкадәр бердәм безнең халык. Рәхмәт. Арча районы данлыклы булырга хокуклы, – диде “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия теат- ры җитәкчесе, якташыбыз Фәнис Мөсәгыйтов.
Концертта Арча ягы үзешчәннәре белән безнең яктан чыккан эстрада сәхнәсе йолдызлары да чыгыш ясады. Тукай әкиятләрен үз эченә алган театральләштерелгән күренешне Шушмабаш мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Районда узган киленнәр бәйгесе җиңүчеләре дә сәхнәгә күтәрелде. Ташкичүдән Мәймүнә Хәбирова килене Гүзәлия белән биеп, тамашачыны таң калдырды. Район башлыгы Илшат Нуриев республикага гына түгел, Россиягә, дөньяга танылган Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Ләйсән” вокаль ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Шәйхетдиновага юбилее белән котлап чәчәк бәйләме һәм “Бәхетле” челтәреннән сертификат тапшырды. Без дә аңа кушылабыз һәм Зилә ханымны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, аңа яңадан–яңа иҗат уңышлары телибез.
Гөлсинә Зәкиева