Без халыкка хезмәт итәбез

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Без халыкка хезмәт итәбез

7 апрельдә район Советының чираттагы VI утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Беренче көн тәртибе буенча районның финанс–бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев чыгыш ясады. Ул узган елгы бюджет үтәләше буенча хисап тотты.

2015 елда район бюджетының кереме 1 млрд. 38 млн. 563,4 мең сум тәшкил иткән. Бу 2014 елга карата 100,9 процент. Керемнең күп өлеше — республика бюджетыннан бирелгән акча һәм салымнар. “АСПК”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Газпром Трансгаз Казань”, “Татавтодор” ширкәтләре, “Таттелеком”, “Россия тимер юллары”, “Сетевая компания”, “Арча нефть продуктлары” җәмгыятьләре район бюджетына иң күп өлеш кертүчеләр.

Милләт һәм динара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм районда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча алда торган бурычлар белән район башлыгы урынбасары Любовь Осина доклады тыңланды. Бу мәсьәләдә районыбызда хәл тотрыклы. 2014 елда кабул ителгән “2015–2016 елларда Арча муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” муниципаль программа кысаларында бик күп чаралар уздырыла.

Алар районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, телен, гореф–гадәтләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Район хакимияте эчке эшләр бүлеге, миграция хезмәте белән берлектә районда чит ил гражданнарын контрольдә тоту буенча да зур эш алып бара.

Безнең районда барысы 79 мәчет һәм 2 чиркәү эшләп килә. Ислам нигезләре буенча 2 меңнән артык кешегә, шул исәптән 600 балага дин дәресләре укытыла. Дин әһелләре районның иҗтимагый тормышында яшьләргә әхлак тәрбиясе бирүдә актив катнаша.

Шулай булуга карамастан, районда традицион ислам тәгълиматы белән килешмәүчеләр булуы да билгеле. Эчке эшләр бүлегендә шундый 16 кеше оператив исәптә тора. Полиция хезмәткәрләре узган ел Яңа Кенәр, Иске Чүриле һәм Арчаның үзәк мәчетендә тыелган китапларга тап булдылар. Прокуратура тарафыннан бу мәчетләрнең имамнарына һәм Интернетта “В контакте” челтәрендәге битләрендә экстремистик рухтагы материал урнаштырганнары өчен 6 кешегә кисәтү ясалды.

Депутатлар районда милләт һәм динара мөнәсәбәтләрдә тотрылылыкны саклау һәм конфликтларны алдан кисәтү буенча махсус карар кабул иттеләр.

Любовь Михайловна шулай ук узган ел җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында да сөйләде.

2015 елда төрле каналлар аша барысы 1853 мөрәҗәгать кергән. 2014 елдагыдан 204кә артык. Бу, нигездә, район башлыгының һәм аның урынбасарларының шәхси кабул итүе артуы һәм хакимият органнарының ачык эш итүе нәтиҗәсе.

Мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән сораулар арасында беренче урында җир мәсьәләсе (31 процент), икенче — рөхсәт документлары бирү (25 процент) тора. Соңгы елларда торак проблемасын хәл итү буенча бик күп эш башкарылуга карамастан, 19 процент мөрәҗәгатьләр шушы мәсьәләгә карый. Торак–коммуналь (6,6 процент), юл (3,5 процент) проблемалары да актуаль. Авыр тормыш хәлендә калган, янгыннан зыян күргән гражданнар ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр (3,5 процент).

Район хакимиятендә бу мөрәҗәгатьләрне исәпкә алу, аларга законда каралган срокларда җавап бирү буенча эш җайга салынган. Аларны аерым контрольгә алу тәртибе кертелгән. Мөрәҗәгатьләргә вакытында җавап бирмәгән вазифаи затларга карата дисциплинар чара күрү каралган.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев бу уңайдан һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тикшереп вакытында җавап бирелүен тәэмин итү кирәклегенә басым ясады.

— Без халыкка хезмәт итәргә куелган. Гражданнар күтәргән мәсьәләләргә хакимияттә эшләгән берәүнең дә битараф калырга хакы юк, — диде ул.

Утырышта шулай ук район тормышына кагылышлы төрле хокук актлары кабул ителде.

Район Советы карарлары белән тулырак районның рәсми сайтында http://arsk.tatar.ru таныша аласыз.

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International