“Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге халкы игътибарына!
Арча шәһәре башкарма комитеты санитария–экология икеайлыгы кысаларында быелның 14 апреленнән шәһәр җирлеге территориясендә шәһәрнең төзеклеге, шәһәрне тиешле тәртиптә тоту, урамнарны җыештыруны оештыру, чисталык һәм тәртипне тәэмин итү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар башлануы турында хәбәр итә. Биналар тирәсендәге тәртип, йорт яны территорияләре чисталыгы, шулай ук тиешле булмаган урыннарда чүп, көнкүреш калдык- ларын ташлау, Арча шәһәре башкарма комитеты рөхсәтеннән башка урамнарда төзелеш материалларын урнаштыру, гомуми кулланышта булган территориядә ташландык транспорт тоту – төп игътибар әнә шуларга юнәлдереләчәк. Әлеге таләпләрне бозучылар ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылачак.