Депутат булырга теләүчеләр белән очрашуда
Үткән җомгада Арча Мәдәният йортында “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән Россия Федерациясе Дәүләт Думасыннан депутатлыкка кандидатлар булырга теләүчеләр белән очрашу булды. 22 майда сентябрьдә булачак сайлауларга кандидатларны алдан сайлау булачак.
Очрашуны алдан тавыш бирү кампаниясенә әзерләнү һәм үткәрү буенча Татарстанның регион оештыру комитеты рәисе урынбасары Светлана Гыйниятуллина алып барды.
Очрашуда Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.
Светлана Гыйниятуллина алдан тавыш бирү тәртибе турында аңлатты.
– 22 майда республика сайлаучылары алдан тавыш бирү өчен яшәү урыны буенча теркәлгән участокка килә. Сайлаучылар, бюллетень алып, “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар исемлегендә кемне күрәселәре килә, шуларга тавыш бирәчәк.
Алдан тавыш бирү иң яхшы кандидатларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Бу кампания турында тулырак мәгълүматларны “Предварительное голосование” веб–сайтыннан (www.pg.er.ru) карарга мөмкин.
Арчага очрашуга кайт-кан Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар булырга теләүчеләр: Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча Комитет рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, “КлинЭкоКазань” җәмгыятенең юридик мәсьәләләр буенча директор урынбасары Родион Ефремов, шәхси эшмәкәр Максим Конов, Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин, “АМИ – Недвижимость” җәмгыятенең үсеш буенча директоры Эдуард Шәрәфиев. Һәркайсы сайлау алды программалары белән чыгыш ясады һәм сорауларга җавап бирде.
Иң беренче булып Марат Бариев чыгыш ясады. Марат Мансурович 2011 елдан РФнең Дәүләт Думасы депутаты. Аңа кадәр ул Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгын җитәкләде. 2014 елга кадәр Россиянең Олимпия комитеты генераль секретаре булды. Башта ул кыскача гына хезмәт юлы турында сөйләде. Аннан сайлау алды программасы белән таныштырды. Марат Мансурович яшьләр тормышын яхшы белә. Шуңа да ул программасын тулысы белән яшьләр һәм яшьләр сәясәтенә багышлый. Авыл яшьләренә хезмәт, ял, спорт шартларын тудыру, спорт, туризмны үстерү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен халыкка уңай шартлар булдыру, коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү һ.б. – әнә шуларны максат итеп куя. “Яшьләр сәясәте турында Федераль закон кирәк”, – ди ул.
Арча Боз сарае директоры Илһам Шакиров:
– Боз сараен төзүгә керткән хезмәтегез өчен рәхмәт, – дип башлады сүзен. – Бүген Боз сараенда 250 бала хоккей белән шөгыльләнә. 6 тренер эшли. Безне бер мәсьәлә борчый. Тренерларның хезмәт хакы түбән, аларга лаеклы хезмәт хакы түләү мәсьәләсен уңай хәл итеп булмасмы икән?
Марат Бариев сорауга болай дип җавап бирде:
– Хезмәт хаклары буенча проблема бөтен өлкәдә дә бар. Бу мәсьәләне Дәүләт Думасы күз уңында тота. Хезмәт хаклары мәсьәләсе регионнарда хәл ителә. Балалар белән эшләүче тренерларга хезмәт хакын күтәрү турында Татарстан Рес- публикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында сөйләшү булды. Бу мәсьәлә, республика бюджетына төзәтмәләр кертелеп, 2016 елның июлендә каралырга тиеш.
Россия спортчыларының допинг куллануы белән бәйле җәнҗал турында да сүз булды. Марат Бариев гаепне спортчылар өстенә генә аудармаска кирәклекне әйтте. “Спортчыларның тыелган матдәләрне кулланганы өчен тренерлар, табиблар җавап тотарга тиеш”, – диде ул.
Залдан Марат:
– Ә нишләп сез моңа юл куясыз, контрольлек итмисез? Безгә нәрсә бирәләр – без шуны ашыйбыз! – диде.
– Мин Татарстанда эшләгәндә андый күңелсез очраклар булмады. Депутат буларак, мин законнар язам, аларның үтәлешенә контрольлек итәм.
Икенче булып Родион Евремов чыгыш ясады. Сайлау алды программасын ул “Илнең һәр кешесе әһәмиятле” дип исемләгән.
– Һәркем үзен илдә кирәкле итеп тойсын иде, – дип сөйләде ул. – Бездә пенсия дә, стипендия дә, хезмәт хакы да бар – әмма аларга яшәп кенә булмый. Ана капиталын мәңгелеккә калдырырга, эшләгән пенсионерларның пенсия- ләрен индексацияләүне яңадан кайтарырга, балалар бакчаларына, торак- коммуналь хезмәтләргә бәяләрне күтәрүне туктатырга, хезмәт хакларын арттырырга кирәк...
Сайлаучылар кул чабып хуплый торган чыгыш. Әмма сөйләгәннәрне ничек итеп тормышка ашырып була? Залда утыручыларны әнә шул сорау кызыксындыра иде. Җавап итеп Родион Ефремов: ”Россия бай ил”, – диде. Нефть, газ, алмазлар...
Хәйдәр Хәлиуллин безнең халык лаеклы тормыш дәрәҗәсенә ия булсын өчен эшмәкәрлекне үстерүне бурыч итеп куя, аның әһәмиятен аңларга вакыт икәнлекне искәртә. Шәхси эшмәкәр Максим Коновның да идеяләре кызыклы булырга охшаган. Ә менә Эдуард Шәрәфиев:
– Нәкъ менә сезнең өчен эшлисе килә, – дип сайлаучыларга мөрәҗәгать итте.
– Проблемалар бик күп, – дип сөйләде Эдуард Шәрәфиев. – Минем дүрт балам бар. Балалар белән бәйле проблемаларны яхшы беләм. Спорт секцияләренә, иҗади түгәрәкләргә түләүләрне бетерергә кирәк, фермерлар үзләре җитештергән сөтне арадашчылар аша сата, ә акчасын айлар буе көтеп ала, байлар белән ярлылар арасында упкын зурая бара, салымнарны киметергә кирәк.
Соңыннан без Эдуард Шәрәфиевка сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Эдуард Сөләйманович, сез “Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзасы түгел, мондый кампаниядә беренче тапкыр катнашасыз, әмма программа минимумын үтәгәнсез, мин дебатларда (фикер алышулар, бәхәс) катнашуны күздә тотам. Сезнең кичерешләрне беләсе килә. Сез “читләр” арасында “үз кеше” була алдыгызмы?
– Без – депутатлыкка кандидатлар булырга теләүчеләр – барыбыз да бер команда. Мәскәүдә “Кандидат” форумында “Бердәм Россия” партия- сенең Генераль совет секретаре, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов, без бер-беребезгә көндәшләр итеп карарга тиеш түгел, дип белдерде. Әмма, без бер команда булуга карамастан, кандидатлар арасында сайлаучылар тавышы өчен көрәш бара. Һәр кандидат үзе яклыларны тупларга һәм төгәл эшләнгән программасын сайлаучыларга җиткерергә тиеш.
Чыннан да, мин кимендә ике бәхәстә, фикер алышуларда катнашу таләбен үтәүче беренче һәм бердәнбер депутатлыкка кандидат булырга теләүче. Бу бурычны мин уңышлы башкарып чыктым. Алда әле тагын биш дебатта катнашасы бар. Аларда шулай ук әһәмиятле темалар күтәреләчәк. Бу авыл хуҗалыгы, хезмәт базары, бюджет акчасын нәтиҗәле тоту, көндәлек тормыш сыйфаты, сәнәгать сәясәте. Сайлаучыларга теге яки бу проблеманы хәл итүне ничек күзаллавымны тәкъдим итәргә әзер. Дебатлардан тыш “Бердәм Россия” партиясе оештыру комитеты әзерләгән сайлаучылар белән очрашуларда катнашам. Сайлаучылар белән һәр очрашуда һәм дебатлар кысаларында мин Дәүләт Думасына сайлау- га бара торган программага сайлаучылардан үз тәкъдимнәрен кертүне сорыйм. Бүген сайлаучылардан кергән күп кенә кызыклы тәкъдимнәр бар, аларны үз эшемдә исәпкә алам. Сайлаучыларны “шарафиев.рф” сайтында катнашырга чакырам, анда минем программа, минем турыда мәгълүматлар бар һәм анда тәкъдимнәрне, теләкләрне язарга була. Мин һәр сайлаучының тавышы ишетелергә тиеш, дип саныйм.
Язманы шундый күтәренке рухта тәмамлыйм. Һәр сайлаучының тавышын ишетсеннәр иде! Шул вакытта гына депутатларга ышаныч ныгый.
Румия Надршина