Чын әзерлек басуда күренер

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Чын әзерлек басуда күренер

Яз иртә киләме, соңмы — барыбер алдан яхшылап әзерләнгән кеше отачак.

Ә менә монысы төрле хуҗалыкта төрлечә. 6, 7, 8 апрель көннәрендә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкилләре катнашында үткәрелгән үзара тикшерүләр шуны күрсәтте.

Безнең районга Казан авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров кайткан иде. Ул муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев белән “Арча” һәм “Татарстан” хуҗалыкларында булды.

“Арча” ширкәте районда проблемалы һәм шул ук вакытта иң зур мөмкинлекләре булган хуҗалыкларның берсе. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың күплегенә карап та моңа тагын бер тапкыр инанасың. Хуҗалыкның яңа җитәкчесе Нурислам Хөсәенов та киләчәккә ышаныч белән сөйли. “Техника җитә, кешеләребез бар, чәчүне 20 көндә башкарып чыга алабыз, — диде ул. — Механизаторларның, белгечләрнең эшкә йөз белән борылуы гына кирәк”.

— Сез аларга йөз белән борылсагыз, алар, әлбәттә, йөз белән борылачак, — диде район башлыгы Илшат Нуриев. — Без сезнең хуҗалыкка зуррак өметләр баглыйбыз. Терлек азыгы әзерләү белән дә ныклап эшлисегез бар.

Илшат Габделфәртович механизаторларның да фикерләрен сорашты.

Марсель Таһиров, галим кеше, быелгы яз уңай килә дип саный. “Көздән дә туфракта дым күп калды, — диде ул. — Кар да күп яуды, туң булмагач кар сулары күбрәк туфракка сеңде, бу безнең өчен бик әйбәт”.

“Татарстан” ширкәте һәр елны язга ныклап әзерләнә. Быел комиссия әзерлеккә 40 мөмкинлектән 40 балл куйды. Басуга бүген чыгып китәргә әзер алар.

Иң югары балларны шулай ук “Северный” хуҗалыгы җыйды. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте — 39, “Ватан” хуҗалыгы 38 балл алды. Иң артта дигән “Мәрҗани” ширкәтенең 34 балл җыюын исәпкә алсак, әзерлек гомумән алганда да начар түгел. Марсель Таһиров әйткәнчә, эшкә керешкәнче вак–төякне карап бетерү өчен бер атна вакыт бар. Әмма артык түгел, чөнки басулар кардан арчылып бетте диярлек.

Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә “Гостехнадзор”ның дәүләт инспекторы Габделхак Касыймов авыл хуҗалыгы техникасына техник карау үткәрү буенча эшләрнең бик әйбәт тормавын әйтте. Барлык хуҗалыкларга график җиткерелгән, әмма әлегә техник карау “Ак барс” агрокомплексы”нда гына уздырылган. Әле анда да җитешсезлекләр шактый. 20 апрельгә техник карау үтеп беткән булырга тиеш.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов машина–трактор парклары, фермалар территорияләрен чистарту, тәртипкә китерү кирәклеген искәртте.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International