6 нчы апрель көнне “Арча өченче номерлы мәктәп-балалар бакчасы” базасында “Фәнгә беренче адымнар” исемле фәнни-тикшеренү конференциясе булды. Аңа укучылар алдан ук әзерләнде. Башта укучылар үзләренең фәнни җитәкчеләре – укытучылары белән хәзерге вакытта актуаль булган темалар сайладылар. Берничә ай буена шул тема буенча тикшеренү эшләре алып бардылар, нәтиҗәләр ясадылар.
Конференциядә 10 укучы катнашты. Алар нинди генә темаларны яктыртмаганнар: медицина, музей эше, икмәкнең килеп чыгышы, татар халык ашлары һ.б.
Конференциядә катнашучы укучыларның фәнни эшләренә бәя бирү өчен жюри составында Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе рәисе урынбасары Ситдикова З.И., Г Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте укытучысы Кәримова З.В., мәктәп директоры Фатыйхова Л.Р. һәм ата-аналар комитеты рәисе Ахмерова Р.Г. эшләделәр. Алар укучыларның фәнни-тикшеренү эшләренә, чыгыш ясау осталыгына югары бәя бирделәр.
Без, 2-б сыйныф укучылары, “Кока-Кола: зыяны һәм файдасы” дигән теманы сайладык. Бәйрәмгә укытучыбыз Һадиуллина Ф.М. бу эчемлекне алып килмәскә куша, зыянлы, ди. Менә без тәҗрибәләр үткәреп, тикшереп карарга булдык. ”Кока-Кола”да күгәргән кадаклар һәм чәй белән саргайган чокыр чистарды, колбаса кисәге төсен үзгәртте, теш каралды һәм чатнады.
Шулай итеп без “Кока-Кола”ның зыянлы булуын расладык.
Тәҗрибәләр үткәрү барыбыз өчен дә бик мавыктыргыч булды. Һәр көнне иртән килүгә, һәммәбез дә тәҗрибә өстәленә ашыктык: зур кызыксыну белән нинди үзгәрешләр булуын тикшереп чыга идек. Бигрәк тә “Кока-Кола”да тешнең каралганын һәм берничә көннән чатнавын да күргәч, безнең гаҗәпләнүнең чиге булмады... “Кока-Кола”ны беркайчан да эчмәскә сүз бирдек, өйдә дә туганнарыбызга аңлаттык.
Безнең эшебез жюри әгъзаләрендә зур кызыксыну уятты, беренче урынга лаек булды. 1-в сыйныф укучысы Әхмәдиев Артур “Кулларны ни өчен юарга кирәк?” дигән эше белән катнашып, 2 урынны алды (җитәкчесе Зәйнуллина Р.Ф.). 4-б сыйныфыннан Хәкимов Камил “Сугыш һәм безнең гаилә” дигән эшне яклап 3 урында (Чугунова Ә.Х.). Җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды.
Мәҗитова Илсия, 2-б сыйныф укучысы
Һадиуллина Ф.М.