11 -14 апрель көннәрендә Казан шәһәренен “Уникс” концертлар залында «Созвездие –Йодызлык» XVI телевизион эстрада сәнгате республика фестиваленең суперфиналы булып узды. Арча Укучылар Сараеның Гилазиева Илхамия Мөбәрәк кызы җитәкчелегендәге “Сөембикә” һәм “Гөлләр” бию төркемнәре, Ильина Лия Юрьевна җитәкчелегендәге “Конферанс” төркеме укучылары катнашты. “Гөлләр” бию төркеме һәм конферанс номинациясендә катнашучы Фаттиева Карина һәм Гайфуллин Раил дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә Исмәгыйлев Таһир һәм “Сөембикә” бию төркеме барлык турланы да узып 15 нче апрельдә “Уникс” концертлар узачак Гала-концерт нәтиҗәләрен көтәләр.