Исерек килеш руль артына утырсаң...

2016 елның 15 апреле, җомга

Исерек килеш руль артына утырсаң...

Транспорт чаралары белән идарә итү хокукын биргән таныклыктан мәхрүм ителгән транспорт йөртүче суд карары чыгу белән таныклыгын ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсенә илтеп бирергә тиеш.

Ул биредә мәхрүм ителү срогы чыкканчы саклана. Тапшырмаган очракта мәхрүм ителү срогы өзелә һәм таныклыкны китереп биргәннән яки югалтуы турында гариза язганнан соң гына дәвам итә.

Карар чыкканнан соң да машина йөртү хокукын биргән таныклыгын тапшыр- мыйча, шуның нигезендә машина белән идарә итсә, аңа чираттагы җәза — 30 мең сум күләмендә административ штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки 100 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш бирелә. Өстәвенә әле ул идарә иткән транспорт чарасы махсус стоянкага куела. Аннан да аны акча түләп алырга туры килә.

Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы биргән таныклык мәхрүм итү вакыты үтү белән кире кайтарыла. Әмма алай җайлы гына түгел. Хуҗасының юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемен тикшергәннән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларын түләткәннән соң. Әгәр ул исерек килеш руль артына утырган, медицина тикшерүе үтәргә риза булмаган яки юл–транспорт һәлакәтеннән соң спиртлы эчемлек кулланган өчен таныклыктан мәхрүм ителгән булса, аны кайтару өчен медицина нәтиҗәсе дә кирәк була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International