Арча хәрби комиссариаты “Арча хәбәрләре” газетасы белән берлектә Җиңү көне уңаеннан сугыш турында үзләре иҗат иткән шигырьләргә бәйге игълан итә. Анда белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша ала. Шигырьләрне редакциягә 6 майга кадәр (адресы: Банк урамы, 2А йорт, электрон адресы: arvestnik@yandex.ru) җибәрергә кирәк.