Аучылык хезмәткәрләре белән зона киңәшмәсе үтте

2016 елның 15 апреле, җомга

12 апрельдә Арчада Татарстан Республикасының хайваннар дөньясын саклау буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Матвеев аучылык хезмәткәрләре белән зона киңәшмәсе үткәрде. Анда сүз киек кошларга язгы ау тәртипләре турында барды. Идарә белгечләре Ренат Чиспияков, Виталий Дәүләтшин таләпләрне җентекләп аңлаттылар.

Киңәшмәдә Арча ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы Айрат Фазлыев катнашты һәм сорауларга җавап бирде.

Соңыннан Арча районара ау күзәтчелеге җитәкчесе Илһам Галимҗанов белән ау тәртипләре турында сөйләштек.

— Язгы ау 23 апрельдә ачыла һәм 2 майда төгәлләнә, — диде ул. — Бу ауның төп үзенчәлеге — монда йөреп ауларга ярамый, аучы яшеренеп утырырга тиеш. Соры кыр казын атарга ярамый. Ата үрдәккә генә ау рөхсәт ителә. Нәрсә ауларга яравы рөхсәт кәгазьләрендә күрсәтелә. Браконьерлар рәхим–шәфкать көтмәсеннәр, рейдлар үткәрә башладык инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International