Мәшгульлек үзәгеннән эшсезлек буенча акча, алдан билгеләнгән пенсия, үзәк юлламасы белән укырга җибәрелү сәбәпле, стипендия бирелә торып та, яшерен рәвештә килешү белән башка урында эшләп хезмәт хакы алучылар бар. “Алар үзләренең бу гамәлләрен яшерә, ялган юл белән бездән пособие дә ала. Андыйлар саны елдан–ел арта бара. Кайберәүләр рәсми рәвештә теркәлмичә генә эшләгән очракта үзәктә эшсезлек буенча исәптә торырга хокукы бар дип саный. Прокуратура белән берлектә үзәк мондый фактларны даими тикшереп тора. Моның өчен Россия Федерациясе Җинаять кодексы нигезендә җәза каралган. Ялган документлар белән эш урынын яшереп үзәктән пособие алган өчен закон нигезендә пособие акчасы кире кайтарып алына һәм Җинаять кодексының 159.2нче (“Түләүләр алганда мошенниклык”) маддәсе нигезендә җәзага тартыла”, – ди үзәк җитәкчесе Гөлфия Низамова.