Әминә Минһаҗеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2016 елның 15 апреле, җомга

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 9 апрельдә Арча шәһәрендә яшәүче Әминә Минһаҗеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Әминә апа үз гомерендә бик күпне күрә. Алар гаиләдә 6 бала була. Әтиләре 1938 елда, әниләре 1941 елның гыйнварында үлә. Өч егет фронтка китә, икесе шунда һәлак була.

Әминә апа Арча педучилищесына укырга керә, әмма сугыш башлангач аны тәмамлый алмый. 1946 елда “вербовка” буенча Мәскәүгә китә, 1982 елга кадәр заводта эшли. Ирен, бердәнбер малаен, оныгын югалту хәсрәтен дә кичерергә туры килә аңа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International