Ветеран көненә 25 ел
17 апрель Эчке эшләр органнары һәм гаскәрләре ветераннары көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елда Россиядә эчке эшләр органнары һәм гаскәрләре ветераннарының советы барлыкка килә һәм бу көн эчке эшләр органнары ветераны көне дип игълан ителә.
Ул быел үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шушы уңайдан без Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге каршында эшләп килүче эчке эшләр органнары һәм гаскәрләре ветераннары җәмәгатьчелек берләшмәсенең Арча районы буенча башлангыч оешмасы рәисе Һашим Гарапшинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Ул бу урында әле ел башыннан гына эшли. Әмма ветераннар белән эш буенча уңай нәтиҗәләр күренә башлаган инде.
— Ветераннар оешмасының бар икәнен күп-ләр белеп тә бетерми әле. Шуңа да карамастан, Арча районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев ел да өлкән яшьтәге ветераннарны җыеп, түгәрәк чәй өстәле артында очрашулар оештыра, — диде ул иң беренче сүз итеп.
— Сезнең оешмада күпме кеше санала соң?
— Безнең өлкә бу яктан үзенчәлекле бит. Хезмәт стажы белән лаеклы ялга китү сәбәпле 40 яшьтән башлап ветеран булып саналалар. Әмма аларның барысы да ветераннар оешмасында түгел. Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлегендә эшләп пенсиягә китүчеләр 100дән артык кеше булса, шуларның 50гә якыны гына бүгенге көндә ветераннар оешмасы әгзасы булып тора. Хыялым — бөтен пенсионерларны да оешмага тартып бетерү. Безнең максат — үзебезнең тарафтан бу эшне җанландырып җибәрү, барлык ветераннарыбызны да шушы оешмага кабул итеп, эчке эшләр бүлеге белән бергәләп эш алып бару.
— Монда нинди юнәлештә эш алып барылачак?
— Төрле. Иң авыр вакытларда бер-беребезгә ярдәм күрсәтү, өлкән яштәге ветераннарның хәлләрен белү, юбилейлары белән котлап үтү, бәйрәмнәрдә җыелып аралашу, яшь хезмәткәрләргә ярдәм итү йөзеннән остазлык эшен җаландырып җибәрү. Өлкәннәрнең тәҗрибәләре зур, кешеләрне, торак пункт- ларны яхшы беләләр, осталыклары да еллар белән сыналган. Бу эшне без башлап җибәрдек тә инде.
Юбилярларны эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алдында котлау Айдар Баһавиев инициативасы белән традициягә әверелеп киткән иде. Хәзер моңа без, ветераннар оешмасы да кушылдык. Быел эчке эшләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе Расих Заһидуллинның — 70, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең элеккеге җитәкчесе Абрек Беляевның 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үттек.
Шулай ук район тормышында актив катнашуны күз алдында тотабыз. Район ветераннар оешмасы белән элемтәгә кердек. Ике ветераныбыз “Балкыш” республика фес- тивале зона сайлап алу турында катнашты инде.
Форсаттан файдаланып, барлык ветераннарыбыз- ны ветеран көне белән котлыйм, аларга сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телим. Киләчәктә бергә–бергә кулга–кул тотынып эшләрбез дип өметләнәм.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА