Аерылышмыйк, бергә булыйк

2016 елның 15 апреле, җомга

Аерылышмыйк, бергә булыйк

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 99 исемдә газета һәм 16 төрдә журнал чыгара. Шулай ук аның составында интернет чыганаклар, телерадиокомпанияләр дә бар. Ул һәр ел икешәр тапкыр үз газета–журналларына язылучылар арасында бәйге игълан итә. Бу матур традициягә әверелде дисәк тә ялгышмабыз.

Безнең районда яшәүчеләр дә бу бәйгедән читтә калмый. Алай гына әйтү дөрес үк тә булмас, җиңүләр яулый! Соңгы вакытта аеруча активлашып киттеләр. 2016 елның беренче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына язылучылар арасында үткән бәйгедә җиңүчеләребез дә бар. Носыдан Раушан Абдуллин белән Субаш–Атыдан Гөлгенә Вафина быел район Мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелеп, район газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин кулыннан бүләк алдылар.

Икенче яртыеллыкка “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте яңадан бәйге оештыра. Бу юлы төп бүләк тагын да саллы – 28 мең сумлык диагонале 32 дюйм булган телевизор! Шулай ук җиңүчеләргә санлы фотоаппаратлар, “Кукмара” савыт-сабалар җыелмалары, ә иң активларга (язылу суммасы иң зур булганнарга) кызыксындыру бүләкләре каралган. Төп шарты үзгәрмәде – 2016 елның 30 июненә кадәр 6 айга “ТАТМЕДИА” акцио- нерлык җәмгыятенең 3тән дә ким булмаган газета һәм журналына язылу. Әлеге акциягә кергән басмалар һәм аның шартлары белән www.tatmedia.ru сайтында танышырга була. Бәйгедә катнашу өчен квитанция- ләрне 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт яки podpiska@tatmedia.ru адресына җибәрергә кирәк. Элемтәгә керү өчен телефон номерыгызны күрсәтергә һәм “Акция” дигән сүзне язарга онытмагыз. Бүләкләр 2016 елның 19 августында уйнатыла.

Шулай ук алдагы еллардагы традицияне дәвам итеп, “ТАТМЕДИА” акцио- нерлык җәмгыяте 2016 елның икенче яртыеллыгында да үз газета–журналларына яздыру буенча почта бүлекчәләре, хат ташучылар арасында бәйге игълан итә. Бәйгедә 2016 елның икенче яртыеллыгында вакытлы матбугатка яздыру кампаниясендә катнашы булган һәр почта хезмәткәре катнаша ала. Тик бер шарты бар – 2016 елның икенче яртыеллыгына язылучылар саны 2015 елның икенче яртыеллыгына язылучылар санына караганда 5 процентка артыграк булырга тиеш.

Берничә номинациядә – “Иң яхшы кече шәһәрләр хат ташучысы”, “Иң яхшы авыл хат ташучысы”, “Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе”, “Журнал буенча иң яхшы тираж” – катнашырга мөмкин.

Бүләкләре акчалата һәм зур суммада. Почта бүлекчәләрен һәм хат ташучыларны әлеге бәйгедә катнашып кына калмыйча, призлы урыннарны да яуларлык итеп эшләргә чакырабыз. Безнең поч-та хезмәткәрләре, хат ташучыларыбыз сыната торганнардан түгел бит. Пычрак, кар–буран димиләр, вакытында газета–журналларга язылучыларны вакытлы матбугат белән тәэмин итәләр. Әйдәгез, җиңү яуларлык итеп эшләп күрсәтегез әле. Без сезнең булдыра алачагыгызга ышанабыз.

Монда, хөрмәтле газета укучылар, аларга сезнең дә ярдәм кирәк. 2016 елның икенче яртыеллыгында да аерылышмыйк, бергә булыйк. Тормыш авырлыклары, заман кыенлыклары безнең арага киртә салмасын иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International