Арчада террорчылар юк, әмма…

2016 елның 15 апреле, җомга

Арчада террорчылар юк, әмма…

12 апрельдә террорчылыкка каршы комиссия утырышында комиссия рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев арчалылар террорчы оешмаларда тормый, кайнар нокталарда да сугышларда катнашмый, дип белдерде.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев та бу сүзләрне раслады.

– Әмма моның белән генә тынычланырга ярамый. Оператив мәгълүматларга караганда, Яңа Кенәр һәм Арчаның Көнбатыш мәчетләренә йөрүче мөселманнар арасында традицион исламнан читләшүчеләр дә бар. Без аларны даими контрольдә тотабыз, – диде ул.

Полиция хезмәткәрләре тикшерүе вакытында узган ел Арчаның үзәк, Яңа Кенәр һәм Иске Чүриле мәчетләрендә тыелган китаплар табыла. Прокуратура бу мәчетләрнең имамнарына кисәтү ясаган. Шундый ук кисәтү “В контакте” челтәрендәге битләрендә тыелган мәгълүмат урнаштырган 6 райондашыбызга карата да кулланылган.

Миграция хезмәте җитәкчесе Гүзәлия Нигъмәтҗанова сүзләренә караганда, хакимият һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә чит ил гражданнарының район территориясендә законлы яшәвен тикшерү буенча даими эш алып барыла. Быел гына да шундый 30 рейд уздырылган инде. Мигрантларга торак бирүдә закон таләпләрен бозган 7 райондашыбызга карата административ эш кузгатылган. Мигрантларны җирле шартларга яраклаштыру, аларны контрольгә алу буенча Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков чыгыш ясады. Бу җирлектә бүгенге көндә 37 мигрант исәпкә куелган. Аларның күбесе үз хуҗалыклары белән яши, намуслы хезмәт итә. Авыл егетләренә кияүгә чыгып уртак гаилә төзүчеләр дә бар.

– Тик менә авария хәлендәге йортларга исәпкә басып үзләре читтә яшәүчеләр генә борчу тудыра. Аларның кайда һәм нәрсә эшләп йөрүләрен без белмибез. Мондый торакка мигрантларны исәпкә бас- тыруга чик куярга кирәк, – диде җирлек башлыгы.

Бу фикерне комиссия әгъзалары да яклап чыкты. Киләчәктә миграция хезмәтенә барлык муниципаль берәмлекләрдәге җимерек торак исемлеген җыеп тапшырырга һәм аларга мигрантларны исәпкә куюны чикләргә тәкъдим ителде.

Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт мөселманнар арасында экстремизм идеологиясе таратуны кисәтү буенча дин әһелләре тарафыннан башкарылган эшләр, бу юнәлештә хакимият органнары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

– Без барлык эшебезне Татарстан Диния нәзарәте күрсәтмәләренә нигезләнеп башкарабыз. Мәдрәсәләрдә укулар, мәчетләрдәге вәгазьләр дә традицион ислам кануннарына туры килерлек итеп алып барыла. Мәчетләрдә фарыз намазлар имамнарга оеп Хәнәфи мәзхәбе буенча укыла. Сөннәт намазны исә һәркем үзенчә укырга ирекле. Без моны мәҗбүри таләп итә алмыйбыз, – диде ул. – Хәзер куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен мәчетләр буш вакытта ябыла. Арчадагы барлык мәчетләрдә дә видеокүзәтү оештырылды. Видеокамералар киләчәктә авыл мәчетләренә дә куелачак.

– Әлегә районда хәл тот- рыклы, борчылырга урын юк. Шулай да безгә уяулыкны югалтмаска кирәк, – диде Илшат Габделфәртович, утырышны йомгаклап. Комиссия эшендә ТР Президенты Аппаратының дини оешмалар белән хезмәттәшлек буенча Идарәсе баш киңәшчесе Нурислам Гыйльметдинов катнашты.

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International