Республикада котыру авыруы ешайды. Әлеге куркыныч чиргә каршы чаралар күрелә, билгеле. Аерым алганда, җир кибү белән төлкеләр өчен вакцина кертелгән брикетлар салыначак. Ә менә этләр һәм мәчеләр турында аларның хуҗалары кайгыртырга тиеш. Аларны район ветеринария берләшмәсенә (Арча шәһәре, Комсомол урамы, 80) алып килеп вакцина ясатырга кирәк. Бу хезмәт бушлай.
Ә авылларда участок ветеринария табибларына мөрәҗәгать итегез. Белешмәләр өчен телефон: 3–03–53.