Җылы көннәр язгы кыр эшләрен тизләтә

2016 елның 15 апреле, җомга

Җылы көннәр язгы кыр эшләрен тизләтә. “Татарстан” ширкәтендә 11 апрельдә уҗым һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру башланды. Илһам Вәлиев “Туман” агрегаты белән шактый мәйданнарга өстәмә сый бирергә өлгерде. Фәнис Зыятдинов ашламаны кран белән төяп тора.

“Игенче” ширкәтендә тәҗрибәле механизатор Илнур Абдрахманов “Туман” агрегаты белән 250 гектарда көзге бодай тукландырды.

“Игенче” ширкәтендә 170 тонна орлык агуланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International