Бакчада инглиз теленә өйрәтәләр

2016 елның 15 апреле, җомга

Бакчада инглиз теленә өйрәтәләр

Без җае чыккан саен зарланырга яратабыз. Ә менә балалар бакчаларында инглиз теленә өйрәтүләренә ни диярсез?!

Мин моны үзебезнең балалардан да беләм, инглиз телендә сүзләр әйтәләр, саныйлар, телләре дә ятып тора! Арча станциясендәге 9нчы балалар бакчасына (“Шатлык”) ачык дәрескә дәшкәч, махсус кызыксынып бардым. Һәм без, кунаклар, ничек килдек әле дип, әлеге чараны балаларга соклана–соклана рәхәтләнеп карадык.

Арча Укучылар сараендагы Зөлфирә Зарипова җитәкчелегендәге балаларның “Нур” телестудиясе дә килде. Инглиз теле тәрбиячесе Гөлназ Гыйлаҗева, афәрин, мәктәпкә әзерлек төркемендә “Инглиз теле бәйрәме” дип исемләнгән бик матур ачык дәрес оештырган. Әти–әниләр дә килгән. Бу гадәти дәрес кенә түгел, анда инглизләр рухы хөкем сөрде. Иң кызыгы шунда: балалар инглиз телендә сөйләп кенә калмыйча, Х. К. Андерсенның “Белоснежка һәм 7 гном” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Башта балалар үзләре белән инглиз телендә таныштырды. Аннан Англия иленә сәяхәт иттек. Инглиз телендә яз турында сөйләделәр, шигырь укыдылар, реклама күрсәттеләр, җырлар башкардылар.

Балаларның “Белоснежка һәм 7 гном” әкиятен уйнауларын яратып карадык. Инглиз теле укытучысы Гөлназ Гыйлаҗева рольләрне оста итеп бүлә белгән. Балаларның килештереп уйнаулары кызыклы иде. Әкияттә сүз үги кыз, үги ана һәм 7 гном турында бара. Үги ана кызны урманга үлемгә җибәргәч, кыз 7 гном белән яши. Үги ана моны белеп алып, кызга сихерләнгән алма ашата. Ә барыбер дә яхшылык, дөреслек җиңеп чыга! Әкият уңышлы тәмамлана, кыз принц белән кала. Кечкенәдән балаларның сәхнә әсәрләре уйнарга сәләте барлыгы күренеп тора. Үсә төшкәч, Руслан Миңнуллин театр уйнау өчен менә дигән артист булачак, дип уйлыйм. Йөзендәге елмаюлары, шаккатулары – аңа карауга үзең дә елмаясың. Гномның иң зурысын, төркем башында йөргәнен уйнаган Искәндәр Зәйнуллинның да җитди йөзе инглизләрне хәтерләтә. Гомумән, инглизләрчә киенгән 7 гномның үз–үзен тотышы безнеңчә түгел иде, әллә киемнәре шундый тәэсирләр уятты, әллә үзләре шулай рольгә кереп бетеп уйнады? Икесендә дә хаклык бар.

Ачык дәресне алып баруда катнашкан Зөһрәнең тел байлыгына, шуның кадәр сүзне ничек өйрәнеп бетерде икән, дип аптырыйсың. Сөбханалла, диясе килә.

Соңыннан бакча мөдире Надия Мифтахетдинова балаларны мактап, аларны үсендереп җибәрде, иң активларга Мактау грамоталары бирде. Балаларга инглиз телен бакчаларда өйрәтүне районда үстерергә кирәклеген әйтте.

Инглиз теле белгече Гөлназ Гыйлаҗева фикерләре белән дә кызыксындык.

— Балалар нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә инглиз телен җиңелрәк үзләштерә, — дип сөйләде ул. — Чит телгә аларның телләре дә ятып тора. Атнага ике тапкыр 30ар минут шөгыльләнәбез.

Тормыш бер урында гына тормый шул.

Румия НАДРШИНА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International