Кайнанасы кояшлы көннәр теләгән
Болытлы, еламсак көннәрдән соң ялт итеп кояш чыгуы Арчада яшәүче Мөкәррәмә Хөснетдиновага 90 яшь тулган көнгә туры килде. 40 ел бергә яшәгән кайнанасы Галимә апаның: “Сиңа Аллаһы Тәгалә кояшлы көннәр генә бирсен”, — дигән теләге һәрдаим кабул була, күрәсең. Казанбаштан Арчага күчеп килгәндә дә алар әниләрен үзләреннән калдырмыйлар.
Моннан берничә ел элек: “Ялгызың берүзеңә кыен”, — дип, кызы Гөлфирә әнисен үзләренә яшәргә дәшә. Нигезне калдыру ансат эш түгел. Һәр почмагы ире Баһрамны, балаларын, яшьлек елларын хәтерләтеп торган йортын калдырырга җөрьәт итми Мөкәррәмә апа. Ярый әле үзенә иптәшкә Казаннан олы кызы Әлфия кайтып төшә. Бүген алар бергә гомер кичерә. Әлфия ханым инде өй эчен матурларга да өлгергән. Якты, матур, чиста өйдә гомер итүләре һәм кунак каршылаулары да күңелле шул. Үзен зур юбилее белән котларга район башлыгы килүен ишеткәч, и–и, куанды Мөкәррәмә апа, аннан битәр кызлары Әлфия белән Гөлфирә сөенде.
Әтиләре Баһрам исән булса, аңа да тиздән 90 яшь тулыр, аны да шулай зурларлар иде. Ул “Сельхозхимия” берләшмәсендә тимерче булып эшләде. Мәскәүгә “ВДНХ”ларга кадәр барган оста! Ә Мөкәррәмә апа шушы ук предприя- тиедә складта хезмәт итте.
Район башлыгы Илшат Нуриев Мөкәррәмә апага, 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты В. Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшыр- ды, ветеранның хәлләрен сорашып, сөйләшеп утырды.
Баһрам абый белән Мөкәррәмә апа 60 елдан артык бергә яшиләр. Баһрам абый 2009 елда мәрхүм була.
Мөкәррәмә апа иренең әйбәт булуын сөйләп бетерә алмый. Бүген ул: “Аллага шөкер, балаларым (ике кыз) бар”, — дип сөенә.
— Беренче анадан туган 5 бала белән без икенче анадан туган 4 бала дус яшәдек, — дип сөйли Мөкәррәмә апа. — Безнең әнигә (Мәфтуха) алар “әни” дип өзелеп тордылар. Әти 1932 елда үлде. Әни үги балаларын таратмады.
Кайнатасы Хәйретдин турында да гыйбрәтләнеп сөйләде ул.
— Бик оста балта остасы әткәй репрессия корбаны булды. Бик әйбәт итеп үзебезгә эшләгәндәй эшләргә кирәк, дигән сүзләре кемгәдер ярамаган. Пләтән төрмәсенә ябып куйганнар. Авыл Советында эшләгән сукыр Абдулла коткарган. Әнкәй янына баргач, әткәй, киемнәремне алып кил, иртәгә чыгаралар, дигән. Икенче көнне әнкәй барса, әткәй үлгән, күмеп тә куйганнар. Сөенеченнән үлгән...
Алар буынына авыр заман эләкте. Сугыш чорында 15 яшьлек кызлар, яшүсмерләр колхозда төп көч булып кала. Җәен басуда, кышын урманда. Гәүдәгә нык Мөкәррәмәгә капчыкның зурысы, эшнең авыры эләгә.
— Басуда орлык чәчүче трактор туктап тормый иде, барган хутка капчык күтәреп йөгерә идек, — дип сөйли ул.
— Шулай бервакыт басуда сука сукалыйбыз. Мин вакытлыча бригадир. Ерактан Мирбат Хәстиевның укытучы әтисе Бәдри абыйның йөгергәнен күреп алдык. Ул кепкасын болгый–болгый, туктала–туктала безгә таба йөгерә иде. Бу ни хәл икән, дип көтеп алдык. Сугыш беткән икән... Абый кайтмады, озак көттек.
...Тынлык. Үткәннәр искә төшсә, күңел кузгала. Ә кызлар, Әлфия белән Гөлфирә ханым: “Безнең әни бик сабыр, бик чиста, аның пешергән ризыклары – телеңне йотарлык иде”, — дип әниләрен мактый.
Ә без Мөкәррәмә апага, мәрхүм кайнанасы Галимә апа сүзләренә кушылып, кояшлы көннәр телибез.
Румия Надршина