Алар һаман янәшә
Татарстан Республикасының халык язучысы Гариф Ахунов, Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев — гомерлек дуслар. Алар Казанбаш мәктәбендә бергә укыган, аннан соң да аралашып, хәл–әхвәлләрен белешеп яшәгәннәр.
Яшәгәннәр дип яздым да, мин бит ул елларны үзем дә яхшы хәтерлим. Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев Арчага кайткач редакциягә керерләр иде дә, ул вакыттагы мөхәррир Ренат Таҗиев белән Казанбаш, Гөберчәк якларына чыгып китәрләр иде. Мине дә алган вакытлары булды. Гариф Ахунов та, Мөхәммәт Мәһдиев тә юморга, уен–көлкегә бай кешеләр. Мирбат абый белән Ренат абый да алардан калыша торганнардан түгел. Гомергә онытылмаслык иде әлеге сәяхәтләр!
Казанбашта укыганда безне, өлкән сыйныф укучыларын, колхозның хисап җыелышларына алып төшәләр иде. Мирбат абый сәгать ярым сөйли, зал тулы халык игътибар белән тыңлый, аны тыңламый мөмкин түгел, чөнки ул буш сүз сөйләми, алдынгылар мактап телгә алганны, гаебе булганнар мине әйтмәсә ярар иде, дип көтә.
Редакциядә эшли башлагач мин “Известия” колхозының хисап җыелышында катнаштым. Мирбат абый сәгать ярымлык хисабын тотты. Соңыннан мин аннан докладын сорадым, язарга җиңелрәк булыр, янәсе. “Минем язган бернәрсәм дә юк”, — диде ул елмаеп. Авыл тормышын, кешеләрен, аларның психологиясен яхшы белә иде ул. Аның җыелышлары да үзенә күрә бер мәктәп иде.
Авылдашлары, бигрәк тә өлкәнрәк яшьтәге кешеләр Мирбат Хәстиевне бик сагыналар. Нык, таза иде ул елларда Казанбаш. Әле дә “Менә моны Мирбат төзеткән иде”, — дип сөйлиләр. 32 ел Казанбаш мәктәбе директоры булган Даниял Низамов: “Бу мәктәп Мирбат абый тырышлыгы белән төзелде”, — ди. Аңа Гариф Ахунов белән дә еш очрашырга туры килгән. Әлеге истәлекләрен ул Казанбаш мәктәбендә ике бөек шәхеснең истәлек такталарын ачу тантанасында сөйләде. “Гариф абый белән Мирбат абый бик яраталар иде дип”, тормыш иптәше Дания белән “Буразналар” җырын җырлап бирделәр. Даниял Низамов — менә дигән гармунчы да!
Мәктәпләрдә шунда укып чыккан олуг шәхесләргә истәлек такталары кую — район җитәкчесе Илшат Габделфәртовичның идеясе. Яшь буын аларны белергә, алар белән горурланырга, шулар үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш!
Әлеге игелекле башлангычның беренче булып нәкъ менә Казанбашта тормышка ашырылуы юкка түгеллеге югарыда язылганнардан аңлашылгандыр. Халык язу- чысы, Герое булган мәктәп- ләр булса да күп түгелдер. Алай гына да түгел! Казанбашлар безнең ике халык язучыбыз бар, дип, күкрәп сугып мактана алалар. Чөнки Казанбаш мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев балаларга белем биргән, шунда тәҗрибә туплап Казанга юл тоткан.
Киләчәктә Казанбаш мәктәбенә керүчеләрне Гариф Ахунов, Мирбат Хәстиев белән янәшә Мөхәммәт абый да елмаеп каршы алыр әле.
Тантанада Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова, Мирбат Хәстиевнең улы Ренат Хәстиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов, шагыйрь Ләбиб Лерон һәм башка кунаклар катнашты.
Рамил Мөхәммәдияров җитәкчелегендәге мәктәп коллективы әлеге вакыйганы зур бәйрәм итеп оештырды. Ныклап төзекләндерелгән мәктәп үзе дә балкый, нур чәчеп тора. Аның киләчәге дә шулай матур булсын!
Ильяс Фәттахов