Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре “Әти-әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” көне кысаларында балалар һәм ата-аналар өчен массакүләм бозда шууны оештырдылар. Бу актив спорт төре бик уңай хисләр тудырды. Шома боз һәм музыка барысының күңелен күтәрде, энергия өстәде.Специалистлар гаилә өчен тимераякта шууны физик күнегүләрнең яхшы төре дип саный. Стресстан һәм начар кәефтән арыну, сәламәтлекне ныгыту өчен шуу менә дигән мөмкинлек.