"Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" #МэрхэмэтлеТатарстан
16 апрельдә - "Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Арча район Мәдәният йортында Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Яшьлек” театр студиясе (спутник төркеме) яшь артистлары чыгыш ясады. Алар (режиссёрлары Рафис Сәләхетдинов, Зилә Зиннәтова) Илгиз Зәйнинең “Кәҗә белән Сарык һәм башкалар ” спектаклен мәктәп укучыларына тәкъдим итте.