“Нәрсә ул дуслык”

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

18 апрель  көнне Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Язгы яхшылык атнасы” кысаларында “Нәрсә ул дуслык” исемле дәрес үткәрелде. Анда балалар “дуслык”, “яхшылык” төшенчәләрен ничек аңлаулары турында, “дуслык” турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шулай ук табышмакларга җавап бирделәр, дәрес рәсемнәр конкурс белән тәмамланды. 

Бу дәрес аларга дуслыкның нәрсә икәнен аңларга ярдәм итте. Мондый дәресләр балалар коллективын берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International