16 апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә хореография сәнгате буенча “ Биегез Тукай оныклары” исемле конкурс-фестиваль узды. Конкурсның шарты булып хореография коллективларының Габдулла Тукай әсәреннән берәр күренештән хореографик өзек күрсәтү.
кечкенәләр группасында I урынны:
Арчаның 5-номерлы балалар бакчасы хореография коллективы алды. Алар Фәрид Яруллинның «Шүрәле” балетыннан “Балалар биюе”н башкардылар (җитәкчеләре Хасанова Зимфира Фаридовна)
урта группада:
Лесхоз мәктәбенең хореография коллективы ( Лесхозской СОШ) - I урынга лаек булды. Алар Фәрид Яруллинның “Шүрәле” балетыннан “Бию” күрсәттеләр (җитәкчеләре Кочурова Зульфия Халиковна);
Яңа Кишет мәктәбенең хореография коллективы(Новокишитской ООШ ) - II урынга лаек булды. Алар Габдулла Тукайның “Таз” шигыренә шаян бию башкардылар (җитәкчеләре Сабирзянова Гулия Радиковна);
Арчаның 3 номерлы мәктәбенең хореография коллективы (Арская НОШ №3-детский сад ) - III урынга лаек булды. Алар “Бала белән күбәләк” шигыренә композиция күрсәттеләр (җитәкчеләре Мухамедьярова Милена Ильсуровна).
Барлык катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.