16 апрель көнне Лесхоз мәктәбе базасында Арча муниципаль районы белем бирү йортлары укучылары арасында шэхси –команда беренчелегенә ачык туризм ярышлары булып узды. Ярышта Балтач районы командасы да катнашты. Әлеге ярышл бөек татар язучысы Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап үткәрелде. Ярышларның төп иганәчесе Арча Урман хуҗалыгы җитәкчесе Хәйруллин Шамил Мәхмүт улы. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде.
Шәхси беречелектә
Егетләрләр арасында
1 урын – Вафин Булат- Балтач районы
2 урын – Хәбиев Илшат – Балтач районы
3 урын – Хәбибуллин Илнур – Түбән Мтәскә мәктәбе
Кызлар арасында
1 урын – Хөснетдинова Алисә – Балтач районы
2 урын – Камалетдинова Лениза – Лесхоз мәктәбе
3 урын – Сибагатуллина Гөлүсә – Лесхоз мәктәбе
Команда беренчелегендә
1 урын – Лесхоз мәктзбе
2 урын – Арча педагогия көллияте
3 урын – Түбән Мәтәскә мәктәбе
Шәхси беречелектә җиңүчеләр грамота һәм медальләр белән буләкләнде , команда беренчелегендә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм кубок тапшырылды. Ярышлырны төп оештыручы Лесхоз мәктәбе. Ярышның төп хөкемдары- Минхәеров Фәрит Фәтхи улы.