Билгеле булганча, Татарстанда «"Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" #МэрхэмэтлеТатарстан» атналыгы бара. Шушы атналык кысаларында 18 апрельдә Шурабаш төп гомумбелем мәктәбендә Шурабаш авыл мәдәният йорты һәм Шура авыл клубы белән берлектә 8-9 сыйныфлар арасында ГТО нормалаларын тапшыру көне уздырылды. Укучылар ГТО нормаларын тапшыруны бик теләп башкардылар. Барсы да ГТО нормативларын төгәл үтәделәр.