Без барыбыз да беләбез, мультфильм балалар өчен үзенчәлекле күңел ачу чарасы. Мультфильмнар балаларда фантазияләү, уйлау, фикерләү һәм сүзлек запасын арттыра.
Республика акциясе кысасында,“Язгы яхшылык атнасы”на “Күп комплекслы спорт һәм культура мәдәни үзәге” Арчаның “Өмет чаткысы” балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү узәгендә тәрбияләнүче балаларга мультфильм карауны оештырды.
Балалар һәм аларның ата-аналары бик канәгать калдылар.
Үзәктә эшләүче белгечләр әйтүенчә мондый чаралар балаларда:яхшылык, дөреслек, мәрхәмәтлек, бер-береңә хөрмәт дуслык сыйфатларын уята һәм тәрбияли.