"Шома бас" I Халыкара фестиваль-конкурсы булып узды

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

16 апрельдә Йошкар-Олада бию ижатының "Шома бас" I Халыкара фестиваль-конкурсы булып узды. Конкурста Саба районы, Волжск, Мари Иле Республикасы бию коллективлары көч сынашты. Шулай ук Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты. "Глянец" бию төркеме (җитәкчеләр Мортазина Зилә Азат кызы, Хисамиев Венер Гайнетдин улы) II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Коллектив диплом, Рәхмәт хатлары, баллы призлар белән бүләкләнде. Балалар шәһәрнең истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар, бик канәгать булып кайттылар. Җиңүегез белән котлап, яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International