Узган җомга, шимбә көннәрендә тирә–ягыбызны чистарту буенча өмәләр булып узды. Арча шәһәрендәге предприятие, оешмалар үз территорияләрен тәртипкә китерде. Уку йортлары бик актив эшләде. Педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте филиалы, азык комбинаты, газ куллану хезмәте оешмасы һ. б. коллективлар тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
“Арча АТПсы” үзенә беркетелгән чишмә (Вахитов, 92) тирәсен чистартты. Газ куллану хезмәте оешмасы Тау асты урамындагы чишмәнең территориясен матурлады.
Шәһәребез чишмәләргә бай. Аларның кадерен белмәүчеләр бар. “Арча МСОсы”на беркетелгән чишмәгә әлегә кул тимәгән иде. Андагы чүп–чарны күреп шаккатырлык. Шул тирәдә яшәүчеләр эше бит инде. Табигать байлыгын изге итеп саклыйсы урында аны чүпкә күмәләр.
Гомумән алганда, шәһәр чистара, матурлана. Әмма күңелсез күренешләр дә бар. Элеккеге “ПМК–16” оешмасы каршысы чистартылмаган килеш иде. Табигать матурлык тудыру өчен чәчәкләр бүләк иткән, адәм баласы, аш атканга таш атып, шул матурлык өстенә чүп–чар ыргыткан.
Вокзал каршында бер шәхси кибет яны һәр елны чүпкә күмелгән була. Моңа урамда сату итүчеләр дә өлеш кертә.
Тимер юл буенда урнашкан баракның тирә–ягы бик күңелсез хәлдә. Моннан күпме кеше үтеп йөри, вокзал — шәһәребезнең капкасы бит.
Экология комиссиясе гаеплеләрне ачыклап, аларны җаваплылыкка тартачак.