Узган шимбәдә район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Узган шимбәдә район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Яз җитүгә янгыннар ешая. Шушы уңайдан киңәшмәдә районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар билгеләнде.

Авыл җирлекләре башлыкларына урыннарда халыкка аңлату эшләре алып бару, аеруча социаль яктан имин булмаган гаиләләргә игътибарны арттыру таләбе куелды.

Бу юнәлештә Апаз, Шушмабаш, Яңа Кенәр, Иске Чүриле һәм Наласа авыл җирлекләре эшчәнлеге үрнәк итеп күрсәтелде. Хуҗалык җитәкчеләренә янгын сүндерү техникасын әзерлек хәленә китерү һәм бу чорда махсус кизү торуны оештыру йөкләнде.

Шәһәрдә күпкатлы йортларда янгын куркынычсызлыгы буенча башкарасы эшләр барланды. Бу шәһәр башкарма комитеты, “Идарәче компания”се һәм торак милекчеләр ширкәте (ТМШ) җаваплылыгында.

— Без тикшерүләр нәтиҗәсе буенча кисәтүләр бирдек. Таләпләрнең барысын да үтәү зур чыгымнар сорый, әлбәттә. Шуңа күрә ТМШ рәисләренә закон бозуларны бетерүнең билгеле срокларын күрсәтеп, чаралар планы төзергә һәм эшне башлап җибәрергә тәкъдим итәбез, — диде янгын күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Рөстәм Сафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International