“Татпотребсоюз” идарәсе халыкны яшелчә үстерүгә киңрәк тарту максатында бушка орлыклар белән тәэмин итә. Безнең районга быел 2 тонна утырту суганы, 8 килограмм кишер, 20 килограмм чөгендер орлыклары кайтарылды. “Күбрәк сораган идек, монысы да ярап тора инде, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. — Орлыклар авыл җирлекләренә бүлеп бирелде, алар гаризалар нигезендә шәхси хуҗалыкларга бүлеп бирергә тиеш”.