Инспекторны сатып алмакчы булган

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Инспекторны сатып алмакчы булган

2016 елның февралендә Арча районара тикшерү бүлеге 56 яшьлек Казан шәһәре кешесен юл–патруль хезмәте инспекторына ришвәт бирергә маташуда гаепләү эшен тикшереп судка җибәрде.

2016 елның 31 мартында район суды әлеге җинаять эшен карады һәм Газинур Гыйльмуллинны РФ Җинаять кодексының 30нчы маддәсенең 3нче, 291нче маддәсенең 3нче өлешләрендә каралган җинаятьне ясауда гаепле дип тапты.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, Гыйльмуллин 2016 елның 10 февралендә үзенең “Лада Ларгус” машинасы белән барганда рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыга. Аны юл–патруль хезмәте инспекторы туктата һәм беркетмә төзи башлый. Гыйльмуллин аңа 2 мең сум акча биреп котылмакчы була. Әмма полиция хезмәткәре законсыз адымга бармый, бу турыда эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә.

Суд, беренче тапкыр хөкем ителүен һәм гаебен тануын исәпкә алып, Г. Гыйльмуллинга дәүләт файдасына 60 мең сум штраф билгеләде.

Хөкем карары әлегә көченә кермәгән.

Радик Хәбибуллин,

район прокуроры урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International