Мари Иле республикасы Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

26 мартта Йошкар–Ола шәһәрендә узган “Чулпан” балалар үзешчән сәнгатенең V төбәкара фестивалендә укучыларының уңышлы чыгыш ясаулары уңаеннан һәм милли мәдәният, халык традицияләрен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Тайфә Гыйдиятуллина, Альберт Гайнетдинов һәм Нәзир Фәхретдинов Мари Иле республикасы Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International