Тәрбияне көчәйтик

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Тәрбияне көчәйтик

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.

Районда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек арткан. Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең балалар белән эшләүче инспекторы Алсу Һидиятуллина яшүсмерләр эшләгән җинаятьләр турында сөйләгәч борчылып болай диде:

— Күрәсең, эшләп бетермибез...

— Җинаять булгач кына бала һәм гаилә белән эшли башларга түгел, ә алдан тәрбия эшләре алып барырга кирәк, — дип ассызыклап үтте Любовь Осина. — Бала дәрестән соң һәрвакыт файдалы эш белән шөгыльләнергә тиеш. Үз территориягездәге тәртип өчен авыл җирлекләре башлыклары, сез дә җаваплы.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова мәктәпләрдәге тәрбия эшләре буенча чыгыш ясады. Укучылар белән берлектә үткәрелгән чаралар бихисап. Миләүшә Ниязовна видеорепортаж тәкъдим итте. Профилактик исәпкә баскан яшүсмерләр “ХХI гасыр яшьләре” хәрәкәте кызлары белән вальс әйләнделәр. Афәрин, бик матур биеделәр.

Комиссия сәркатибе Лилия Завялова профилактик исәпкә баскан яшүсмерләрне үз янына туплый белә. Ул аларны игелекле һәм матур эшләргә тарта.

Утырышта район үзәк хастаханәсе балалар консультациясе мөдире, педиатр Алсу Кузнецова:

— Күпчелек әти–әнидә “Сез тиеш!” дигән фикер яши, — дип сөйләде. — Әмма алар үз бурычларын онытып җибәрәләр.

Төп тәрбия гаиләдә бирелә, дибез. Кечкенәдән баласын хоккейга, биюгә, бассейнга, мәктәпкәчә белем алуга, шахмат, шашка түгәрәкләренә йөрткән әти–әниләр күп. Һәркемнең үз баласын тәртип- ле, акыллы, сәләтле итеп күрәсе килә. Бу табигый омтылыш. Әмма шул ук вакытта берни белән дә шөгыльләнмәгән балалар да юк түгел. Бар шундыйлар: алар мәктәпне көч–хәл белән тәмамлый, бернинди дә спорт секция- сенә, сәнгать түгәрәгенә йөрми, армиягә бармый, һөнәр үзләштерми. Кем гаепле? Бертавыштан ата–ана, диярсез. Әмма мәктәп өстеннән дә җаваплылыкны төшерергә ярамый.

 Боз сарае директоры Илһам Шакиров:

— Әти–әниләр ялкау, — ди борчылып. — Ярты төнгә кадәр компьютерда уйнап утыралар. Ниш- ләп алар иртүк торып, баласын хоккейга алып килсен?! Йокыдан айный алмый алар!

Ак чырайлы, күзләре эчкә баткан компьютердан аерыла алмаган буын үсеп килә. Компьютер каршындагы бала белән әти–әнигә тыныч. 2 яшьтән компьютерга бәйләнгән балаларны беләм мин. Тормыштан аерылган, буш буын үстерүдән сакланыйк.

Үз чыгышында Арча агросәнәгать көллияте директор урынбасары Лилия Вәлиева:

— Безгә укырга килгән балаларга мәктәпләр дөрес характеристика язсыннар иде, — диде. — Безгә алар белән эшләп китәргә дә уңайрак була.

Төрле гаилә бар. Эчкече гаиләләрдәге балалар язмышы борчу тудыра. Район социаль яклау бүлегенең гаилә һәм балалар бүлекчәсе белгече Нурсөя Дәүләтшина:

— Тагын бер анабыз айныды! — дип, сөенече белән уртаклашты.

Бу бала һәм гаилә белән эшләүче оешмаларның эш нәтиҗәсе, әмма тагын да тырышасы бар әле. Киңәшмәдә катнашучылар әнә шундый фикер белән таралышты.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International