“Йөрәкләрдә Тукай эзләре...”
Узган шимбәдә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан район тарихында беренче тапкыр “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре” дип исемләнгән әдәби марафон булды.
– Бу чараның максаты — Тукай аша районны пропагандалау, укучыларны якташ язучылар, республика газета–журналларында эшләүче журналистлар, кунакларны район, мәктәпләр белән таныштыру, – диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.
Район хакимияте, мәдәният, мәгариф идарәләре, яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге, мәктәп- ләр, педагогика көллияте тарафыннан үткәрелгән бу күләмле чара оештырылуы белән дә, катнашучыларның күплеге, иң мөһиме эчтәлеге белән дә сокланырлык булды. Укучылар, студентлар, укытучылар, Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан күпме хезмәт куелганын искә алганда, мактап китми һич мөмкин түгел. Һәр коллектив Тукай тормышының билгеле бер чорын үз эченә алып чыгыш әзерләгән. Һәркайда Тукай әкиятләре геройлары каршы алды. Һәркайда шагыйрь иҗатын чагылдырган күргәзмәләр эшләнгән иде.
Марафон Арчаның 7нче мәктәбеннән башланып китте. Биредә килгән кунак- ларны тере коридор аша үткәреп, мәктәпкә чакырдылар. Туган телгә багышланган кичә Тукайның гимн- га әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
– Халкыбыз Тукай юбилеен канатланып, дәрт белән каршы ала. Арчада гына түгел, республикада бу көннәрдә күпләгән чаралар үтә. Бик зур хезмәтне үз эченә алган Тукай энциклопедиясе чыгу алдында тора. Күргәнегезчә, Тукай булганда милләт, милләт булганда Тукай яши һәм яшәячәк әле, – диде язучы якташыбыз, “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Нуриев.
Арчаның икенче мәктәбе тарихка күз салган, Тукай нәселен дәвам итүчеләр белән очрашу оештырган.
– Милләтебезне таныткан шәхес ул Тукай, – диде шагыйрьнең дүртенче буын туганы, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты, якташыбыз Риман Гыйлемханов. – Бу урында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев сөйләгәннәрне искә төшереп үтәсем килә. Америка Кушма штатларына баргач, аннан кайдан килүен сораганнар. Казанны да, Идел буен да белмәгәннәр, “Безнең Тукаебыз бар”, дигәч кенә аңлашканнар. Шулай ул Татарстан белән Тукай аша таныштырган.
– Тукайның шигырь язу осталыгы безнең кызыбыз Зөләйхага да күчкән, күрәсең. Ул бик матур шигырьләр иҗат итә, – диде икенче туганы, Тукайның апасы Бибисаҗидә кызы Мәсрүрә оныгы Айрат Зәбиров.
Чираттагы тукталыш – Арчаның өченче мәктәп–балалар бакчасы. Биредә Тукай әкиятләрен сәхнәләштергәннәр иде. Шүрәле Былтыр һәм гүзәл татар кызы белән бөтен идәнне дер селкетеп биеде, бала белән күбәләк тә биеп күңел ачты, “Кәҗә белән Сарык” әкияте буенча курчак спектакле дә күрсәтелде.
Беренче мәктәп укучылары шагыйрьнең Җаекта яшәгән, мәдрәсәдә укыган, иҗат итә башлаган чорын күрсәтте. Чара Тукай шигырьләре, шагыйрь әсәрләренә иҗат ителгән җыр-лар белән үрелеп барды.
– Тукай әти тормышында зур роль уйнады. Аның күп эшләре шагыйрьгә багышланган иде. Роман гына яза алмадым, дип бик борчылды ул. Чөнки башка автор иҗат итә башлаган иде инде. Сезнең арадан да халкыбызны, милләтебезне күтәрә торган шәхесләр калкып чыксын иде, – диде Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәнова укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Педагогика көллиятендә безне Тукай белән аны яшерен сөю, яшерен газап утында яндырган илһамландыручысы Зәйтүнә туташ “каршы алды”. Сәхнәгә дә алар чыкты. Искиткеч дулкынландыргыч, матур күренеш иде ул.
– Без чын мәгънәсендә мәхәббәт утравында булдык, – диде язучы, шагыйрә Гүзәл Әдһәм.
Ә менә бишенче гимназия укучылары Тукай чорында яшьләр уйнаган җырлы–биюле уеннар белән таныштырды.
Аннан марафончылар Арчаның үзәк мәйданына күчте. Театральләштерелгән күренешләр, җыр–бию, Тукай әкиятләре геройлары белән очрашу биредә дә дәвам итте. Кунаклар, шигырь сөчеләр, иҗат итүчеләр чыгыш ясады. Флешмоб булды. Шушында ук йөгерешчеләргә старт бирелде.
– Бүген 1886 метрга (Тукайның туган елы) 130 кеше (130 еллык юбилее уңаеннан) йөгерешкә барды, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – Якташыбыз “Таттелеком” элемтә компаниясе генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин һәр йөгерешчегә бүләк әзерләгән иде. Шулай ук ул Тукай юбилее уңаеннан баннерлар да эшләтте. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтим, шагыйрь юбилее уңаеннан районда утыздан артык чара оештырыла.
Гөлсинә Зәкиева