Алдынгылар бүләк алачак

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Алдынгылар бүләк алачак

Белгечләр хәзер урнашкан һава торышы үсемлекләр өчен бик уңай дип әйтә.

— Эссе көннәр торса зәгыйфьрәк үсемлекләр һәлак булган булыр иде, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Ә мондый һавада алар тернәкләнеп, күтәрелеп, ныгып китте. Туфракта дым запасы нормадан югары, туң юк, хәзер үсү өчен шартлар әйбәт.

Быел минераль ашламалар аз. Технологияне төгәл үтәп кенә, срок белән ота алабыз. Булган ашламаны дым барында кертеп калырга кирәк. Чәчкечләр белән туфракка кертү аеруча әйбәт.

Хуҗалыклар рапс, орлыкка кукуруз игү буенча ныклап эшкә керешергә тиешләр. Бәрәңгене элегрәк бөтен хуҗалыклар да утырта иде. Хәзер алар бер кулның бармаклары белән генә санарлык калды. Заманында “Ашыт”, “Мәрҗани”, “Азин” хуҗалыклары районда икенче икмәк үстерүдә әйдәп баручы хуҗалыклар иде.

Районда язгы кыр эшләренә керешүче хуҗалыклар арта бара. 19 апрельгә 4 мең гектарга якын күпьеллык үләннәр, 3800 гектарда уҗымнар тукландырылды, 400 гектарда дым каплатылды.

“Игенче”, “Татарстан”, “Курса МТСы”, “Арча”, “Кырлай” хуҗалыкларында күпьеллык үләннәр, уҗым тукландыру аеруча оешкан төстә бара. “Игенче” ширкәтендә 1 мең гектарга якын көзге бодай тукландырылды.

Бу хуҗалыкта әлеге эшне тәҗрибәле механизатор Илнур Абдрахманов башкара.

“Курса МТСы”нда басуларда эш гөрли. Радик Минһаҗев “Беларус–1221” тракторында — ике, Илдар Хәлиуллин бер чәчкеч белән ашлама кертә. Илфат Бадыйков “ДТ–75” тракторы белән күпьеллык үлән тырмалый. Алмаз Әхмәдуллин “Беларус–1221” тракторында чәчкечләр белән күпьеллык үлән тукландыра. Ленар Хөснетдинов “Беларус–1221” тракторы белән зәп җирләрен тырмалый. “Игенче”, “Курса МТСы”, “Кырлай”, “Мәрҗани” ширкәтләре орлыклар агулый.

“Татарстан” ширкәтендә Фирдүс Мортазин “Беларус–1221” тракторы белән зәп җирләрен тырмалауга кереште.

Язгы кыр эшләрен оешкан төстә алып баручы хуҗалыкка, зур куәтле һәм кечерәк куәтле тракторларда югары нәтиҗәләр күрсәтеп эшләүче механизаторларга муниципаль район башлыгының бүләкләре тапшырылачак.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International