Ел саен өмәләрдә катнашу бездә йолага кереп бара

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Ел саен өмәләрдә катнашу, бездә йолага  кереп бара. “Язгы шәфкатьлелек атнасы “ акциясе буенча 20 нче апрельдә “Өмет чаткысы” реабилитация үзәгендә эшләүче хезмәткәрләр үзләренә беркетелгән территорияләрдә чистарту эшләрен алып бардылар.

Өмәдә үзәккә йөргән балаларның әти-әниләредә читтә калмады, бик теләп кушылдылар. Бик күп файдалы эшләр башкарылды: үзәкнең территориясе чүптән арындырылды, агачлар агартылды, кипкән ботаклар киселде, җыелган чүпләр түгелде.

Өмәдә катнашкан барлык кешеләр канәгатьләнү хисе алып таралыштылар.

Үзәктә эшләүче хезмәткәрләрнең әйтүе буенча мондый өмәләр коллективта эшләүчеләрне берләштерә һәм хезмәткә уңай тәрбия бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International