Мөгаллимәләр көч сынашты...

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Мөгаллимәләр көч сынашты...

“Сез – Татарстан абыстайлары – һәрберегез энҗе-мәрҗәнгә тиң зат”, – диде үзәк мәчеттә үткәрелгән мөгаллимәләр бәйгесе кунагы Татарстан мөселман хатын–кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина бирегә җыелган абыстайларны сәламләп.

Әйе, мәчете булмаган авылның нуры юк, ә имамнар, абыстайлар исә кеше күңелен аңлый белүче, сызланган җаннарны дәваларга һәрчак әзер булучы рухи остазлар, ислам диненең энҗе-мәрҗәннәре. Ә районыбыз мөгаллимәләренең активлыгы исә аеруча сөендерә, алар мәчет-мәдрәсәләрдә генә утырмый, ә мәктәпләргә, балалар бакчаларына, төрле җыелышларга бара, һәр йортка кереп, әдәп-әхлакка өйрәтә, тәрбия- ли, ислам динен тарата. 14 апрельдә исә әнә шул тынгысыз затлар ел саен үткәрелеп килүче мөгаллимәләр бәйгесенә җыйналды. Әлеге бәйге – алтынчысы.

Шәһәребездә, авылларда барысы 122 мөгаллимә шәкертләргә гыйлем бирә. Күптән түгел алар Диния нәзарәте тарафыннан үткәрелгән аттестациядә катнаштылар. Нәтиҗәләр әле тәгаен билгеле булмаса да, абыстайларыбызның белеме хакында гомуми фикер, шөкер, куандырырлык. Бу хакта мөхтәсиб Раил хәзрәт Гыйлаҗев та сөенеп сөйли. Ә бәйге, аның нәтиҗәләре исә моны тагын бер кат раслады кебек.

Кем ул абыстай дигәндә, иң беренче җавап – ул гаилә учагын  саклаучы. Шуңа да бәйгенең беренче өлеше – жюрига үз-үзеңне аш-су остасы буларак тәкъдим итүдән гыйбарәт булды. Әлеге “тәмле” бәйге барышында остабикәләр үзләре пешереп килгән гөбәдия, коштеле, чәк-чәк, пирогларны рецептлары белән бергә тәкъдим иттеләр. Моның кадәр тәмле ризык исләреннән авыздан сулар килеп утырды. Афәрин!

Башка сораулар исә абыстайларның ислам дине тарихы, шәригать хөкемнәре өлкәләрендәге гыйлемнәрен, тәҗвид кагыйдәләре, Аллаһ Тәгаләнең исем-сыйфатлары буенча белемнәрен тикшерүгә нигезләнде. Сынатмады мөгаллимәләребез, барча сынауларны да уңышлы үтте. Бәйгедә барысы 26 абыстай катнашты. “Әлбәттә, мөхтәрәм Казан кунаклары алдында чыгыш ясау бераз шүрләтсә дә, нәтиҗәләрдән без бик канәгать, җиңәбез дип килмәдек, бер-беребез белән күрештек, аралаштык, белемнәребезне ныгыттык, күп көч-куәт алдык”, – диләр беравыздан алар. Ә бәйгенең алып баручысы, жюри әгъзасы, һәр абыстай өчен янып-көеп утырган Рая ханым Фәтхуллина: “Сүз дә юк, бәйге бәйге инде, әмма минем барысын да җиңдерәсем килде, чөнки катнашучыларның барысы да көчле, җиңелүчеләр белән җиңүчеләр арасында бары бер-ике балл гына аерма иде!..” – дип үз фикерен белдерде.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казанның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан мөселман хатын–кызлары берлеге рәисе Наилә ханым, мөхтәсибебез Раил хәзрәт, Рәмис хәзрәт, Рая абыстай составындагы гадел жюри җиңүчеләрне игълан итте. Дүртенче урында – Нурхадә Хәнәфиева, Нурлыхода Мөхәммәтҗанова, Зәйтүнә Гарипова, Алсу Хәкимова. Өченче урынны исә Гөлчирә Зарипова, Гөлбира Ибәтуллина, Ясминә Гарипова бүлеште. Икенче урында – Надия Сибгатуллина һәм Нурания Габдрахманова. Беренче урынны исә  Наласа авылыннан Фәридә абыстай  Галиуллина яулады. Җиңүченең үзе белән дә әңгәмә корып алдык. 1960 елгы ул, Чиканас авылы кызы, башта Өчиледә, аннан, кияүгә чыккач, Наласада кибетче булып эшли. Дини гыйлемне башта Хөсния абыстайдан ала, аннан  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый. 8 ел инде менә мәдрәсәдә балалар укыта. “Чиксез шатланам: Аллаһның рәхмәте – авылыбызның байтак ирләре һәм хатыннары намазда бүген, җомгаларга 25ләп кеше җыела, арасында мәктәп укучылары, яшьләр булуы да бик сөендерә. Мәктәптә 70 укучы укый, шуның 35е мәдрәсәгә укырга йөри. Хәмерсез туйлар үткәрелә, эчкечелек кимеде. Бу элеккеге имамыбыз Габдрәшит хәзрәтнең, хәзерге имам Зөфәр хәзрәтнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Иманыбыз ныгый. Флера апа һәм Илдар абый Төхвәтуллиннарның уллары, инвесторыбыз Габделхәй Кәримов, башка авылдашларыбыз да мәчеткә зур ярдәм күрсәтә, Аллаһның рәхмәтләре булсын аларга, – дип сөйләде ул рухланып.

Әйе, әнә шулай Аллаһның рәхмәтен күреп сөенүче, кеше бәхетен уртаклашып куанучы, читләрнең кайгысын үзенекедәй кабул итеп кайгыручы затларыбыз – абыстайларыбыз булу үзе бер горурлык, минемчә. “Сездә чиксез куәт, рухи көч барлыгын күреп шатланабыз. Әлеге чараларда катнашу, сезнең белән аралашу – үзе бер мәдрәсә”, – мөхтәрәм кунакларның абыстайларыбыз хакында әйтелгән әлеге сүзләре дә минем фикеремне куәтләде.

Рәсилә ГАРИФУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International