20 апрель - бердәм Тукай дәресләре көне

2016 елның 22 апреле, җомга

 ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә республикада, районыбыз мәктәпләрендә 20 апрель  көнне бердәм Тукай дәресләре үтте.

Г.Тукай халыкның бөек шагыйре,татар әдәбияты классигы,әдәби тәнкыйтче, публицист,яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе ул. Бу дәресләрдә Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты тагын бер кат искә төшерелде.Укучылар әдипнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, күргәзмәләр оештырдылар.

 Үткәрелгән Тукай дәресләре  Тукай турындагы белемнәрне тагын да баетты. Тукай елы буларак аңа багышланган чараларда катнашырбыз, аның турында тагын да күбрәк белербез әле.

Тукай яшәсә, татар халкы яшәр. Әйе, Тукай гомере язлар белән яши, яздан алып булмый Тукайны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International