Аерылышмагыз, аерылышмагыз, булса да сәбәпләре
Районда аерылышулар саны арту җитәкчеләрне дә борчый. Сәбәбе нәрсәдә? Ни өчен яшьләр бу мәсьәләгә бик җиңел карый? Яшьләр генә микән? ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматлар буенча 2015 елда 1 елдан 10 елга кадәр бергә гомер итүчеләр арасында иң күп гаилә (32се 1 елдан 5 елга кадәр, 32се 6 елдан 10 елга кадәр) таркалган. Биш пар бер ел да яшәмичә аерылышкан. Озак еллар бергә гомер иткән гаиләләр арасында да бу юлга баручылар күп икән. 20 ел яшәгәннән соң да 17 пар таркалган.
Язылышучыларның да, аерылышучыларның да иң күбесе (75 пар балдаклар алышса, 44е таркалган) Яңа Кенәр авыл җирлегенә туры килә. Икенче урында аерылышулар буенча Шушмабаш, аннан кала Үрнәк, Ташкичү авыл җирлекләре.
2011 елдан башлап аерылышулар саны үсүгә таба бара. 2011 елда 390 кеше кушылып, 112се таркалса, аннан соң аерылышучылар саны артканнан–арта. 2016 елның өч аенда исә аларның саны тигезләшкән диярлек.
Бу мәсьәлә бөтен район җәмәгатьчелеген аякка бастырды, махсус шушы тема буенча авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм шушы мәсьәләгә аз гына кагылышы булган барлык оешма вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрелде. Аны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды. Киңәшмәдә катнашучылар аерылышуларның сәбәпләрен, бу проблеманы чишү юлларын ачыкларга тырышты.
Без дә үзебезнең аrskmedia.ru cайтында сораштыру оештырдык. Моның өчен төрле яктан килеп, төрле сәбәпләр уйлап таптык. Тик бөек рус язучысы Лев Толстой әйткәнчә, “барлык бәхетле гаиләләр бертөрле бәхетле, һәр бәхетсез гаилә үзенчә бәхетсез”. Без анкетада күрсәткәннән тыш та тагын мең төрле сәбәп булырга мөмкин. Сәбәп эзли башласаң, аны табуы кыен түгел.
Аерылышу сәбәпләренә һәм аларга бирелгән тавышларга аерым тукталыйк. Иң күп тавышны нәрсә җыйган дип уйлыйсыз? Әти–әнинең арага кысылуы (54 процент). Акыл өйрәтә дип кабул итмәгез, әмма мин бу урында мәрхүмә әниемне китерергә булдым. “Ике төрле гаиләдә, ике төрле мохиттә тәрбияләнгән кешеләр кушылганда аңлашылмау- чылык тумый калмый. Яшьләр арасында тавыш чыкканда әти–әнинең арага кысылуы гөжләп торган корт оясына таяк тыгуга тиң, аны тагын да күпертеп кенә җибәрә. Ир белән хатын кычкырыша да, үзләре үк килешә дә. Түзәргә генә кирәк”, – дия иде ул. Ә хәзер балаларыбызны бишектә чактан бәбили башлыйбыз, тормыш коргач та килен–кияүдән гаеп табып, балалар арасына кысылуны дөрес дип уйлыйбыз. Аларның да кемнеңдер кадерлеләре икәнен истән чыгарып җибәрәбез кебек. Бәлки, яшьләргә үз проблемаларын үзләре чишеп яшәргә мөмкинлек бирергәдер? Ничек уйлыйсыз?
Иң күп тавыш җыйган сәбәпләр арасында яшьләрнең бер–беренә юл куя белмәүләре (31 процент), хыянәт (26 процент), эчүчелек (18 процент), акча җитмәү, характерлар туры килмәү дә (11 процент) бар. Василиск атакайның: “Хатын–кыз замана белән бәйләп үзен баш итеп куярга тырыша. Онытмагыз, гаиләдә ир кеше баш. Хәтта эшсез калса да. Гаиләдә мәхәббәт һәм сабыр- лык кирәк”, – дигән сүзләрен аерылышу алдында торган бер хатынга әйтеп күрсәттем. Беләсезме, нинди җавап ишеттем? “Монда сәбәпне хөкүмәтебездән эзләргә кирәк. Мин акча табам, ике урында эшлим, ике баламны тәрбиялим, кеше балаларыннан ким булмасыннар өчен тырышам. Ары чабам, бире чабам, атылам, бәреләм, гаиләм таркалмасын иде дип өзгәләнәм. Ә ул (ире турында) кыскартылуга эләгеп эшсез калды да, өйдә утыра. Бу “һөнәре” үзенә тәмам ошап китте, хәзер бөтен эше карават, өстәл яны, аннан диван, янәдән өстәл яны һәм кичкә тагын караваттан узмый. Эш эзләү турында башына да кертеп карамый. Мин син баш дип аның башыннан сыйпарга тиешмени?” Хәлсезләнгән, 30 яшендә 45 яшь бирерлек бу ханымга ни дип җавап бирергә?
Аз гына борчуы булу белән аракыга үрелгән ир–атларны да аңларга теләмим. Яратып өйләнеп, бераздан хыянәт иткән ирләр яклы да түгелмен. Монда гаиләдә баш булырга тиешле ирләргә дә, хатын–кызларга да уйланыр урын бар. Гаиләне саклап калу өчен ике якның да тырышуы кирәк. Кем хурлый, шул хаклы булып күренсә дә, гаеп ике якта да була, диләр өлкәннәр. Үзеңнән дә шул гаепне эзләп табып, уртак фикергә килү гаиләнең “башы” белән “муены”ннан гына тора.
Ире кул күтәрү, кеше сүзе керү, көнчелек, бер–береңнән күңел кайту, торырга урын булмау, хатын–кызның гаиләдә баш булырга омтылуы, чын мәхәббәтне табу, ирнең бала тәрбияләүдә ярдәм итмәве кебек сәбәпләрне атаучылар да бар. Шунысы кызык, карьерага омтылыш, яшь аермасы, байлыкка гына кызыгып кияүгә чыгу, бала булмау кебек сәбәпләрне берәр генә кеше билгеләгән.
Гаилә мәсьәләсе бик катлаулы. Әмма хәл итмәслек түгел. “Казанда оешкан “Гаиләне саклыйк” пилот программасы вәкиле тәкъдиме белән бер гаилә әңгәмәдә катнашып кайтты. Бик озак аралашканнан соң бу пар аерылышмаска булды, – ди ЗАГС бүлеге белгече Фәридә Бәхтиярова. – Тик бу парларның ризалыгы белән генә эшләнә. Минемчә, үзеңне сынап карау зыян итми. Моның өчен безгә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк”.
Соңгы чиккә барып җиткәнче гаиләне саклап калу өчен мөмкин бөтен чараларны үтәп бетерергә, беренче чиратта үзең түгел, әтиле килеш әтисез үсәчәк балалар турында истән чыгармаска кирәк.
Гөлсинә Зиннәтова