Арча Боз сараенда Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан ике көн дәвамында хоккей буенча турнир булды

2016 елның 22 апреле, җомга

Арча Боз сараенда Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан ике көн дәвамында хоккей буенча турнир булды. Турнир Тукай әкиятләре геройлары чыгышлары белән башланып китте. Әкият геройлары булып киенгән Арчаның икенче мәктәбе укучылары алып баручы (ул Боз сараенда администратор) Рәсимә Нигъмәтуллина янында бөтерелделәр, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Ә турнирны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ачып җибәрде.

Турнирның беренче көнендә Арча–Арена, Шушмабаш, Яңа Кырлай, Апаз, Утар Аты командалары уйнады. Арча–Арена командасы — беренче, Утар Аты командасы — икенче, шушмабашлылар өченче урынны яулады.

Икенче көнендә Арчаның ике командасы белән көч сынашырга сабалылар да килгән иде. Арчаның яшьләр командасы төп бүләкне читкә җибәрмәде, беренчелекне яулады. Икенче урында — сабалылар булды. Өченче урында Арчаның икенче командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International