Биектауда “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында үткән шашка буенча республика чемпионатында районыбыз спортчысы (башлангыч тренеры Хәйдәр Зәйнуллин) Айнур Зиннуров 2нче урынны алды һәм Бөтенроссия ярышларында катнашачак Татарстан җыелма командасы составына кандидат итеп кертелде.